Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районы Кибәк Иле авылында клуб яңартылды

Кибәк Иле авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова һәм район башлыгы Илһам Кашапов катнашты.

Соңгы биш елда безнең районда республика программасы буенча алты авылда мәдәният йортлары капиталь ремонтланган.
Район үзәгеннән шактый еракта урнашкан Кибәк Иле авылында клуб 1976 елда төзелгән. Шул вакыттан бирле бу бинада бары тик зур булмаган төзекләндерү эшләре генә башкарылган. Быел капиталь ремонт барышында бинаны металл стяжкалар белән ныгытканнар, керамик гранит плитәләр белән тышлаганнар, җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын яңага алыштырганнар, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырганнар, клубның әйләнә-тирәсен дә төзекләндергәннәр. Хәзер ул эчтән дә, тыштан да балкып тора. Ә иң мөһиме – клубка йөрүчеләр бәхетле.
- Без болай да клубка бик теләп килә идек, хәзер тагын да рухланыбрак киләчәкбез, - ди мәдәният йортында эшләп килүче «Асылъяр» ансамбле җырчысы Руфия Гарәфетдинова.
- Безнең клубта 9 түгәрәк эшли, вокал ансамбльләр дә, хореография коллективы да бар, - дип сөйләде безгә мәдәният йорты директоры Рәзинә Сәйфетдинова.
- Бу бина буш торырга тиеш түгел, биредә тормыш кайнарга тиеш, - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. - Игътибар итегез, сез тамашачының күңелен ачучы, кызык ясаучы гына түгел, беренче чиратта, сез халыкны тәрбиялисез. Хезмәт күрсәтүче генә булып калмагыз. Киреченчә, һәрвакыт дәүләт мәдәнияткә хезмәт иткән. Әгәр мин сездән XVIII-XIX гасырларда танылган сәнәгатьчеләрнең исемнәрен атавыгызны сорасам - бары тик берничә исемне генә искә төшерәчәкбез, ә узган гасыр композиторлары, язучылары, рәссамнарының исемнәрен теләсә кем атап күрсәтә ала. Мәдәният – бездән соң калачак бердәнбер нәрсә. Иҗат итегез, мәдәниятне саклагыз, тәрбияләгез, кешеләрне мәдәнияткә җәлеп итегез, - диде профильле министр районның культура өлкәсендә эшләүчеләр белән очрашу вакытында.

 

Ә Надеждино авылында яңа мәдәният йорты илкүләм проект кысаларында төзелә. Бүгенге көндә объектта эчке бизәү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса