Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районы мәдәният хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Шул уңайдан безнең төп геройларыбыз - иҗади эшчәнлек өлкәсе вәкилләре.

Район мәдәният йортының методик бүлеге мөдире Наталья Колыхалова кечкенәдән музыкант булырга тели.

Әтисе Александр Николаевич гармунда, трубада уйнаган, уен кораллары ансамбле составында булган. Балаларының берсе музыкант булуын теләгән ул.
Шулай булган  да. 5 яшендә Наталья гармунда уйнарга өйрәнгән, аның беренче гармуны «Ромашка» дип аталган. Бер елдан соң ук аккордеонда төрле халыкларның көйләрен оста башкарган.

1990 елда, 10 сыйныфта укыганда, мине авыл мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе сыйфатында чакырдылар. Мин, әлбәттә инде, ризалаштым. Эшләдем дә, мәктәптә дә укыдым. Аннары Ростов мәдәният училищесына читтән торып укырга кердем. Әти белән безнең хыял шулай тормышка ашты, - ди Наталья Колыхалова.

2015 елда язмыш аны Дон елгасы буйларыннан Мишә елгасы  буйларына китерә, Питрәч авылына күчеп урнаша. Ул район мәдәният йортына үз белгечлеге буенча эшкә урнаша. Музыкаль уен коралларында уйнаудан тыш, Наталья җырларга ярата. Хезмәттәше Валентина Ямщикова белән бергә «Селяночка» музыкаль дуэты оештырырга булалар. Хәзер ул «Селяне» вокаль-инструменталь ансамбленә әверелгән, аның составында 9 кеше бар.

Минем белән бергә Илнур Хәлимов сәнгать җитәкчесе булып тора. Без күп кенә чараларда чыгыш ясыйбыз, Россия һәм республика конкурсларында катнашабыз, һәрвакыт призлы урыннар белән кайтабыз. Ансамбль репертуарында, нигездә, төрле халыкларның җырлары: рус, татар, казак, украин, чегән һәм башкалар. «Селяне»дан тыш, бездә 2 балалар ансамбле - «Кнопочка» һәм «Домисолька» бар. Беренчесендә 4-5 яшьлек, икенчесендә 9-11 яшьлек балалар чыгыш ясый, - ди Наталья Колыхалова. – Бу һөнәрне сайлавыма үкенмим, чөнки яраткан эшем белән шөгыльләнәм, - ди ул.


Кощак авыл мәдәният йорты директоры Людмила Александрова  һәрвакыт җырларга, шигырьләр сөйләргә яраткан. Шулай ук биергә хирыс булган.  Шулай да ул башта  ук иҗади юлны сайламаган.

Мин балалар белән эшләргә теләдем. Шуңа күрә Кощак мәктәбен тәмамлаганнан соң педучилищега укырга кердем һәм балалар бакчасы тәрбиячесе булдым, - дип искә ала ул.

Әмма бер очраклы хәл  Людмила Васильевнаның тормышын үзгәртә дә куя. Аның яхшы  биюе турында һәркем  белә, шуңа күрә аннан  хореографик номер әзерләүдә ярдәм итүен  сорыйлар. Биюне уңышлы куйганнан соң, аңа культоештыручы булырга тәкъдим итәләр. Людмила Александрова баш тартмый. Бу хәл  21 ел элек була. Соңрак ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Бу еллар эчендә төрле вазыйфалар башкара, методист та, сәнгать җитәкчесе дә була. Соңгы биш ел дәвамында директор булып тора.
Авыл мәдәният йортына бүген 315 бала йөри, 4 педагог эшли. Балалар театр, вокал студиясендә шөгыльләнәләр, нәфис сүзгә, җырларга, биюләргә өйрәнәләр. Людмила Александрова - «Гретта» җирле халык хореография коллективының алыштыргысыз җитәкчесе, ул 20 ел элек барлыкка килгән.

Без «Созвездие-Йолдызлык»ның яшьтәшләре. Безнең өчен бу фестиваль бик мөһим, анда һәрвакыт катнашабыз һәм лауреат булабыз. Быел да зона этабы узды, апрель аенда көчле көндәшләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячакбыз, - диде остаз.

Ул билгеләп үткәнчә, аларның эше күп вакыт, рухи һәм физик көч таләп итә. Балаларны яратуы аңа эшләргә көч биргән,  яңа иҗади үрләр яуларга  этәргеч булган.

Алар янында мин күңелем белән һәрвакыт яшь булып калам. Минем дәресләргә беренче тәрбияләнүчеләрнең балалары килә башлады инде, бу  тулы бер буын дигән сүз. Мин үз эшемнең фанаты. Мәдәният йорты - минем икенче йортым, - ди Людмила Александрова.


Питрәч балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча педагогы Гүзәлия Ниневскаяның музыкаль сәләте кечкенәдән яхшы була.

Җырчыларның чыгышын һәрвакыт кызыксынып карадым. Миңа аларны гына түгел, ә аларга кушылып уйнаган оркестрны да тыңлау ошый иде. Мин бар нәрсәдән көй, аккордлар эзләдем, - дип билгеләп үтә геройыбыз. - Геннар зур роль уйнагандыр, мөгаен. Әни ягыннан биш абыемның барысы да гармунда уйный иде. Соңыннан минем абыем да музыкант булды, хәзер оркестр җитәкчесе булып тора, - дип сөйли Гүзәлия Исмәгыйль кызы.

Ул музыканы бик озак һәм тырышып өйрәнә. 7 яшендә кызны туган шәһәре Чистай  музыка мәктәбенә бирәләр. Ул вокаль инструменталь ансамбльдә җырлый, фортепианода уйный башлый. Аннары Әлмәт музыка училищесында, Казан педагогика университетында, Мәскәү импровизация көллиятендә белем алуын дәвам итә. Параллель рәвештә эшли. Гүзәлия Исмәгыйлевнаның укытучылык эшчәнлеге 33 ел тәшкил итә, шуның соңгы 4 елында ул Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче 15кә якын балага белем бирә. Болар - Әмир Әхмәтшин, Данил Сабирҗанов, Артур Золин, «Один плюс один» дуэты - Юлия һәм Лилия Моисеевалар, солистлар Рәзил Исламов, Камилә Камалиева һәм башка балалар. Алар зур фестивальләрдә һәм конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. 

Үз эшемдә миңа балаларны иҗади яктан үстерү ошый. Тавыш кую, аларның вокал талантын ачу. Алар барысы да төрле, һәркемгә шәхси якын килергә тырышам, - ди Гүзәлия Исмәгыйлевна.

Ул билгеләп үткәнчә, район балалары бик талантлы һәм тырыш, педагог та, һичшиксез, алар белән тәҗрибә уртаклашуын һәм музыкага мәхәббәт тәрбияләвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса