Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районында өлкән буын кешеләре өчен бию терапиясе курслары ачылды

Хәзер бию дәресләре Кибәк Иле авылында атнага ике тапкыр 2шәр сәгать уза.

Курсларда катнашучылар көндез өй мәшәкатьләре белән мәшгуль, авылда алар һәрвакыт күп. Шуңа күрә кичке вакытта авыл мәдәният йорты бинасында җыелалар.

Дәресләргә пенсия яшендәге теләгән һәркем йөри ала, 16 кеше йөри. Түгәрәкне 6 февральдә ачтылар. Безнең карамакта 72 сәгать иде, тиздән дәресләр тәмамлана, - дип сөйләде укытучы һәм мәдәният йорты директоры Рәзинә Сәйфетдинова.

Бию терапиясенең укыту программасы ике өлештән тора – теоретик һәм практик. Лекцияләрдә хәрәкәт элементлары һәм композицион корылмалар белән танышу бара. Ә инде практик дәресләр вакытында халык костюмнарында репетицияләр уза. Катнашучылар хәзер ике хореографик номер әзерлиләр, аларның берсе белән Җиңү көненә багышланган бәйрәмдә чыгыш ясаячаклар.

Клубка бик теләп йөрибез. Бергәләп яңа хәрәкәтләр уйлап табабыз һәм аларны өйрәнәбез, - ди 59 яшьлек Фәүзия Шәяхмәтова.

Без кызыклы фәнни статистиканы өйрәндек, анда биюләрнең тән өчен дә, баш мие өчен дә файдалы булуы күрсәтелде. Алар сәламәтлеккә һәм физик формага уңай йогынты ясый. Яшь чагымда да бию белән мавыктым.  Дәресләрдән соң бию белән шөгыльләнү күңелемә рәхәтлек бирә иде.  Хәзер дә шундый ук хис-кичерешләр кичерәм. Монда без көндәлек эшләрдән арынып торабыз. Һәркем яңа иҗади яктан ачыла, - дип кичерешләре белән уртаклашты 50 яшьлек Татьяна Закирова.

Шунысын да әйтергә кирәк, курсларга йөрүче пенсионерлар берничә ел элек Кибәк Илендә оешкан «Асылъяр» вокаль ансамблендә җырлыйлар. Узган ел алар Татарстан пенсионерларының вокаль-хор коллективлары республика конкурс-фестивалендә икенче дәрәҗә лауреат булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса