Питрәч районында “Нәүрүз” бәйрәмен зурлап үткәрделәр
Безнең районда төрле милләт кешеләре яши. Алар бер-берсе белән дус, тату яшиләр.
2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булганга күрә, бәйрәмдә районыбызда яшәүче төрле милләт халкы үз туган телләрендә җыр һәм биюләр белән чыгыш ясадылар. Райондашлар рәхәтләнеп саф һавада төрле конкурсларда катнашып күңел ачтылар. ”Бәләкәч” балалар бакчасы хезмәткәрләре бәйрәмгә килгән халыкны бик тәмле коймак белән, “Айгөл” балалар бакчасы "дуслык" боткасы, ә үзбәк милләтеннән булган райондашларыбыз үзләренең милли ризыгы – пылау белән сыйладылар.
Нәүрүз бәйрәме бик күңелле үтте. Без дә үзебезнең «Бәләкәч» балалар бакчасында халык бәйрәме - Нәүрүз бәйрәмен бик күңелле итеп үткәрдек. Балаларга өй эше итеп, Нәүруз бәйрәме турында әби-бабалардан сорашып килергә әйтелгән иде. Бәйрәм барышында балалар Нәүрүзнең – Яңа ел, яңа көн, 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне, шулай ук – ул игелек, дуслык бәйрәме, табигатьтә яз башлану көне булуын әйттеләр. Элгәре заманнардан бәйрәм көнендә әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алулары, бер-берсенә булган үпкәләрен онытуларын, ә кызлар һәм малайларның өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйтеп, аларны бәйрәм белән котлаулары турында күп мәгълүмат туплап килүләре сөендерде.
Балалар бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, татар халкының күңелле җырлы-уеннарын уйнап хозурландылар.Кунакка әкият геройлары: Шурәле һәм Убырлы да килгән иде. Балаларга алар белән бергә күңел ачу аеруча ошады.Балаларның : «Чын әкият геройлары да бәйрәмгә килгән иде», дип бер-берсебелән бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашуы шаккатырды.
Бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә күчтәнәчләр алып килеп балаларны шатландырды. Кичен балалар өйләрендә әти-әниләренә бакчада булган бәйрәм турында ләззәтләнеп бирелеп сөйләгәннәр. Күп кенә әти-әниләр шалтыратып һәм язып рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Киләчәктә дә балаларны халкыбызның йола-бәйрәмнәре һәм гореф- гадәтләре белән таныштыруны дәвам итәрбез диясе килә, чөнки алар балаларны, халыкны бер-берсенә якынайта һәм берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа