Питрәч районында республикабызның күренекле язучылары кунак булды
Очрашу туган телләр елына багышланды.
Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Туган ягымда туган моңнар" дип исемләнгән очрашу-кичә булып узды. Кичәнең кунаклары -
якташыбыз, язучы-сатирик, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов; драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев булды.
Кунакларны Керәшен Сәрдәсе мәдәният йортында эшләп килүче ансамбльләр җырлап-биеп каршы алдылар.
Шулай ук мәдәният йорты фойесында якташларыбыз, җирле шагыйрьләрнең җыентыклары, “Йомшагым” түгәрәгенә йөрүчеләрнең кул эшләре, “Туган якны өйрәнү” музей экспонатлары, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов музее экспонатлары күргәзмәсе оештырылган иде.
Очрашуны моңлы тавышлы Данил Салихов “Ак калфак” җыры белән башлап җибәрде. Зал тын калып тыңлады, алкышлады. Данил Салихов укучыларыбызга “Таш сандык”, “Гыйләҗ тәрәзәләре” , “Яшьлек хатам – йөрәк ярам” дип исемләнгән пьеса китаплары аша таныш.
Якташыбыз - Камил Кәримов чын юмор остасы, залда утыручы укучылар аның белән рәхәтләнеп аралашты, сораулар яудырды. Камил Кәримов укучыларыбызга - “Бәхетле кеше”, “Вәгъдә”, “Күләгәдә төлке бар” повестьлары һәм хикәяләре аша таныш.
Вакыйф Нуриев үзенең яшьлек хәтирәләре, повесьта язылган геройлары турында сөйләде. Ул 70кә якын хикәяләр авторы, «Җиденче палата», «Карга карагы», «Әбиесә — әфлисун» повестьлары белән таныш.
Очрашу бер мизгелдә үтеп китте. Әлеге кичәдә район үзәк китапханә мөдире Әхмәтшина Земфира Расил кызы һәм шулай ук китапханәчеләр, укытучылар да катнашты.
Мондый очрашулар кабатлананып торсын, укучыларыбыз, әдәбият сөюче дусларыбыз, китап укысын, китапханәләребезгә күбрәк йөрсеннәр иде. Бу очрашу күңелләрдә бик озак сакланыр.
Наилә Җиһаншина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа