Питрәч районының яшь талантлары «Йолдызлык»та катнашты
Ел саен үткәрелә торган ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары башланды.
Сайлап алу турлары Балык Бистәсендә дә узды, анда безнең делегация дә катнашты. Бу - районның 300дән артык яшь һәм иң талантлы баласы.
Нәтиҗәдә, «Хореография» номинациясендә «Сказка» коллективы - 3 урын, «Гретта» - 2 урын, «Пластилин» хореография студиясе 1 урын алды. «Ялкын» һәм «Непохожие» коллективлары махсус призга ия булдылар.
«Вокаль ансамбль» номинациясендә «Карамельки» һәм «Фантазия» коллективлары 2 урынны яуладылар. «Бравые ребята» вокаль ансамбле барысын да үз чыгышлары белән шаккатырды, алар фестивальнең зона этабында беренче булдылар. Ә бу триода катнашучыларның берсе Данил Сабирҗанов «Вокал-соло» номинациясендә 3 урынны яулады. Кызлар арасында өченче урында Көек авылыннан Зилә Шабаева. «Конферанс» номинациясендә Савелий Демидович һәм Виктория Антонова иң яхшылар дип табылды. Алар 1 нче урында. Динә Камалиева, Зәринә Исмәгыйлева, Булат Мостафин махсус приз алдылар.
Барысы да яратып өлгергән Ассель һәм Рамина башкаруындагы «Ох и Ах» дуэты 2 нче урынны яулады.
Без бик канәгать! Бу конкурсны яратабыз, аңа тырышып әзерләнәбез, Татарстанның төрле почмакларыннан дусларыбыз белән очрашабыз. Монда атмосфера шулкадәр уңай, ел буена җитәрлек энергия аласың, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты кызлар.
Аларны 7 ел дәвамында фестивальгә педагог Алсу Сәлимгәрәева әзерли. Һәр елны дуэт яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Әзерлек үзе бик авыр процесс. Кызыклы текст, хәтта өч текст әзерләргә кирәк. Бала белемле һәм һәрьяктан алга киткән булырга тиеш. Конферансье - ул тамашачы белән артистны бәйләүче. Әгәр номерны яхшы игълан итсәң, аны каравы да күңеллерәк була. Шуңа күрә балалар һәрвакыт үз чыгышлары өчен генә түгел, ә икенче номер өчен дә җаваплылык тоя, – дип сөйләде Алсу Равгатовна.
Быел Алсу Сәлимгәрәева эшли торган студия фестивальгә мөмкинлекләре чикле балалар да әзерләгән иде.
Көек авылының «Светлый» торак комплексында безнең студия инде бер елдан артык эшли. Анда без сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дә шөгыльләнәбез. Алар булдыра, без алар белән чиксез горурланабыз. Сәхнәдә яхшы чыгыш ясадылар һәм махсус бүләк алдылар, - дип билгеләп үтте ул.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналын Казанда 17-21 апрельдә үткәрү планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә булачак.
Наилә Җиһаншина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа