Питрәч театр артистлары Бөтенроссия конкурсында катнашты
Алар әлеге конкурста берьюлы ике номинциядә җиңүче булды.
Питрәч иҗат йортының "Тамчы" театр коллективы (җитәкчесе Галәветдинова Елена Николаевна) питрәчлеләрне уңышлары белән сөендерүен дәвам итә.
Бу юлы коллектив балалар һәм яшьләр өчен XIII "Надежды России" Бөтенроссия конкурсында катнашты һәм "Авторлык осталыгы" номинациясендә икенче урынны яулады. Яшь артистлар конкурска К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен тәкъдим иттеләр.
Ә "Театр, музей, сәнгать" номинациясендә К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектакле белән беренче урынны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа