Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч яшьләре «Безнең заман» фестивалендә балкыды

Казанда ел саен үткәрелә торган сигезенче эшче яшьләр иҗаты фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.

Иҗат бәйгесендә ел саен безнең район предприятиеләре һәм оешмаларыннан яшь кешеләр катнаша. Алар беренче тапкыр зур уңышка ирештеләр.

Әлеге зур конкурста югары нәтиҗәләргә ирешү өчен яшьләр буш вакытларын репетицияләргә багышладылар, иҗат дөньясына чумдылар. Алар  чыгышлары матур һәм истә калырлык булсын өчен барысын да җиренә җиткереп башкарганнар,  номерлар, костюмнар турында яхшылап уйлаганнар.

- Быел без ике сайлап алу турын уздык һәм суперфиналда өченче урынны алдык. Безнең өчен фестиваль бик мөһим. Чөнки җырлау безнең күңелләргә дәрт өсти. Көн саен репетицияләргә җыелдык, чыгышыбыз өстендә эшләдек. Бу безгә тагын да дуслашырга һәм берләшергә ярдәм итте. Бер гаиләгә әйләндек. Киләчәктә безнең районнан бик зур команда тупларга һәм фестивальнең гран-приын яуларга телибез, - дип сөйләде «Гармония» вокаль ансамбле җитәкчесе Елена Бобина.

Безнең район төрле номинацияләрдә җиде номер тәкъдим итте: «Хореография», «Минута славы» һәм «Музыка».

- Конкурста беренче тапкыр катнаштым һәм шундый нәтиҗәгә ирештем. Мин суперфиналга уздым һәм 3 дәрәҗә лауреат булдым. Көн саен эш көннәре ардыра, ә мин фестивальдә үземнең барлык хис-тойгыларымны, иҗатымны күрсәтә алдым. Җырларга бик яратам, бу минем яраткан шөгылем, - дип уртаклашты фестивальдә катнашучы Булат Зыятдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X