Питрәч яшьләре кинога, театрларга һәм концертларга бушлай йөри ала
Хәзерге вакытта без Пушкин картасының файдасы турында еш ишетәбез. Ул нинди карта соң? Аны ничек файдаланырга, кайдан алырга? Әлегә һәркем дә боларның барысын да аңлап бетерми. Сезгә аңлатырга тырышып карыйк
Пушкин картасы - 14-22 яшьлек кешеләр өчен банк картасы, анда дәүләт һәр елны мәдәни чараларга билетлар сатып алу өчен акча сала. 2022 елда баланс 5 мең сум, узган ел 3 мең сум акча белән тулыланган. Аларны 12 айга сузарга була. Ел ахырына кадәр файдаланылмаган акчалар картада калмый, алар гамәлдән чыгарыла. Билетны әлеге карта ярдәмендә түләп, сез концертка, музейга экскурсиягә бара, театрда яки кинотеатрда спектакльне карый аласыз. Пушкин картасы бөтен Россия буенча эшли. Безнең районда аның белән «Кинокадр»га йөрергә мөмкин.
Билетларны алдан сатып алырга була. Бездә Пушкин картасы буенча барырга мөмкин булган киносеанслар исемлеге бар. Мондый түләү ысулы бездә хәзер бик популяр, көн саен егетләр һәм кызлар килә, - ди Питрәч кино хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Роднова.
Шулай ук Питрәчтә Пушкин картасы буенча концертлар оештырылды, аның буенча туган якны өйрәнү музеена һәм Әлбәдендәге бер герой музеена экскурсиягә барырга тәкъдим итәләр. Пушкин картасын электрон форматта «Госуслуги.Культура» порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин. Пластик карта йөртүне уңайлы дип санаган кешеләр аны ясатырга гариза бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа