Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч йолдызчыклары җиңү белән кайттылар

Казанда ”СозвездиеЙолдызлык” эстрада сәнгатенең XX ачык яшьләр телевизион фестиваленең юбилей гала-концерты узды.

Бәйрәм кичәсендә гран-при ияләре, җиңүчеләр һәм лауреатларның исемнәре игълан ителде, иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр, Дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән махсус стипендияләр тапшырылды.

Питрәчнең “Пластилин” хореография студиясе урта төркемдә “Хореография” номинациясендә беренче урын алды.

Аларга мактау грамоталары, кубок, диплом, медальләр, педагог премиясе, “Татнефть” компаниясеннән җиңүче премиясе һәм ТР Президентыннан махсус стипендия тапшырылды.

“Вокал-соло” номинациясендә өлкән төркемдә икенче урынны Роберт Миңнуллин алды. Талантларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса