Питрәчлеләр "Бәрмәнчек бакчасы" III республика керәшен православ культурасы фестивалендә катнашачак
Быел фестиваль Татарстанда Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланачак.
30 майда Свияжск шәһәр-утраучыгында "Вербицы сад" - "Бәрмәнчек бакчасы" III республика керәшен православ культурасы фестивале үтәчәк.
Фестивальдә республикабызның Мамадыш, Зәй, Түбән Кама һәм Питрәч районнарыннан, шулай ук, Чиләбе өлкәсеннән керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак. Шулай ук, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле дә үз программасын күрсәтәчәк. Фестивальдә катнашучылар өч номинациядә катнашачаклар: вокал жанры (соло); вокал жанры (коллектив белән башкаручылар); православ йолаларга, тарих һәм легендаларга нигезләнгән театральләштерелгән тамаша.
Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланган бу фестивальдә, керәшеннәр белән беррәттән, Идел буенда яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва халык ансамбльләренең дә катнашуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа