Питрәчлеләр әдәби марафонда катнашты
“Тамчы” балалар театр коллективы җитәкчесе Елена Галәветдинова диплом белән бүләкләнде.
Халыкара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанның барлык китапханәләрендә, мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында тел, аны саклау темасына багышланган чаралар уза.
Мәсәлән, питрәчлеләр “Сөйләшәм туган телемдә” әдәби марафонында катнашты. Ул Саба районында Халыкара туган тел көненә багышлап оештырылган иде. Әдәби марафон нәтиҗәләре буенча Питрәч икенче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район мәдәният тормышында актив катнашучы Елена Галәветдинова әлеге марафонда актив катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа