Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчлеләрне шәҗәрә фестивалендә катнашырга чакыралар

Конкурста бер гаилә дә, бер төркем туганнар катнашырга мөмкин.

Татарстанда "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Эзлебездән башка" шәҗәрә фестивале старт алды. Ул 3 этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика.

Зона этабы 5-13 апрельдә 6 торак пунктта узачак. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан катнашучылар булачак.

Республика этабын 15 апрельдән 15 майга кадәр үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәләр 15 майда Казан шәһәрендә ясалачак.

Конкурста катнашучыларга гаилә әзер милли ризыклар күргәзмәсен, гаилә милли костюмнарын тәкъдим итәргә, үзләренең гаиләсе һәм шәҗәрәләре белән матур концерт номерлары, истәлекләр һәм фактлар белән презентацияләр аша таныштырырга кирәк булачак.

Зона этапларында җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр. Беренче урын алганнар республика этабында катнашачак. Фестивальдә бер гаилә коллективы яки гаиләнең туганнары катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса