Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә беренче тапкыр "Дуслык күпере" район фестивале узды

Җиңүчеләр бераз соңрак билгеле булачак.

Мәдәният бүлегенең социаль челтәрләрендә «Дуслык күпере» район фольклор фестивале булып узды. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Анда өч яшь төркемендә 30 катнашучы булды. Бу Питрәч талантлары гына түгел, күрше Биектау районы вәкилләре дә. Алар төрле номинацияләрдә көч сынашты - вокал, авыз халык иҗаты, инструменталь музыка.

Октябрь дәвамында без заявкалар кабул иттек, Халыклар бердәмлеге көнендә онлайн-форматта фестиваль уздырдык. Бер атнадан соң нәтиҗәләр билгеле булачак, - дип билгеләп үтте үзәк клуб системасы директоры Ләйсән Сәгыйрова.

Чара "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса