Питрәчтә чүлмәк ясау эше яңартылачак
Музейларның тузанга баткан киштәләрендә безнең тарихыбыз саклана. Шулай да музейлар үткәннәр белән генә яшәми. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Район башлыгы Илһам Кашапов катнашында үткән Питрәчтә танылган чүлмәкчелек һөнәрчелеген яңарту мәсьәләләре буенча киңәшмә дә туган якны өйрәнү музеена экскурсия белән башланды.
Питрәч авылга нигез салынынган дәверләрдән үк үзенең осталары белән дан тоткан. Монда Явыз Иван заманнарында ук төрледән-төрле һөнәр ияләре: балтачылар, столярлар, мичкә ясаучылар, чүлмәк ясаучылар килеп урнашкан. Алар арасында чүлмәкчеләр аеруча да данлыклы булган. Табигать безгә бик яхшы балчыклы урын бүләк иткән: хәтта аңа бернәрсә дә өстәргә, кушарга да кирәк булмаган, ал да әвәлә генә.
– Башта крестьян көнкүреше өчен кирәк булган иң гади савыт-саба ясаганнар, аларны гадәти мичләрдә яндырганнар. Еллар үтү белән чүлмәк ясау эше киң үсеш ала, аны күпләп җитештерелә башлыйлар. ХХ гасыр башында 356 йорт хуҗалыгына 66 чүлмәк ясаучы туры килгән һәм хәтта берничә кирпеч заводы да булган, – дип сөйләде район музей директоры Елена Корябина. – 1911 елда Питрәчкә Петербургның талантлы керамист-рәссамнары, ирле-хатынлы Александр Иванович һәм Елена Владимировна Ильинскийлар килә. Алар борынгы чүлмәкчелек һөнәрчелегенә яңа сулыш өрергә, земство акчаларына керамика остаханәсе төзергә һәм аның белән җитәкчелек итәргә дип киләләр. Аңа кадәр җирле чүлмәкчеләр ясаган әйберләр бик арзан була, нигездә, хуҗалык өчен кирәкле савыт-сабалар гына ясый алар һәм Казан базарларына алып барып сата, әмма шәһәрдә заманча һәм зәвыклы керамик әйберләргә сорау арта барган. Һәм Ильинскийлар төп игътибарларын аларга юнәлтәләр.
Александр Иванович керамика җитештерү технологиясен укыта, ә аның хатыны композиция, әвәләп ясау, бизәү буенча дәресләр бирә. Гомумән алганда, эш уңа, күп кенә үзенчәлекле яңалыклар барлыкка килә. Ильинскийлар, беренчеләрдән булып, әвәләп ясалган гадәти керамикага татар орнаментын төшерә, бу аңа үзенчәлек бирә. Әмма, кызганыч, Ильинский остаханәсе, бары ун ел гына эшли. 1921 - ачлык елында әлеге үзенчәлекле эшләнмәләрне ризыкка алмаштырырга туры килә, кул осталарының күбесе кайсы кая таралып бетә. Елена Ильинская туган җиренә кайтып китә. Аның тормыш иптәше ахыргача үзенең остаханәсен саклап калырга тырыша. Әмма аңа да Питрәчтән китәргә туры килә, - ди Елена Федоровна. Шулай, Питрәчтә балчыктан чүлмәк ясау эше туктыйа. Әмма элеккеге традицияләрне яңарту теләге һәрвакыт яшәп килә.
- Бүген без керамика эшләүче осталарны, Кощак кирпеч заводы вәкилләрен һәм керамика белән шөгыльләнүче башка белгечләрне үзебезгә чакырдык, проблемалар турында сөйләшәчәкбез һәм Питрәч чүлмәк ясау һөнәрчелеген яңарту буенча юл картасы төзәячәкбез. Кызганыч, һөнәрчелекнең бу төре югалган һәм аның буенча осталар районда инде юк. Эшне яшьләрне һәм балаларны өйрәтүдән башларга кирәк дип саныйбыз, - ди район мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллина.
- Минем әле бу музейда булганым юк иде, шуңа күрә борынгы кул эшләнмәләрен карау бик кызык, хәзер аларны яңадан булдырырга да мөмкин. Үз эшемдә мин шулай ук ангоба һәм глазурь кулланам. Бу якның чүлмәк ясау һөнәрчелеге тарихы бик кызыклы, - ди Кощак кирпеч заводы рәссамы Анна Шәйхетдинова. Ул инде берничә тапкыр балалар сәнгать мәктәбендә булган, мастер-класслар күрсәткән.
- Мәктәбебезнең сәнгать бүлегендә балалар рәсем, сыннар ясау, декоратив-гамәли сәнгатьне һәм башкаларны өйрәнәләр, ягъни чүлмәк ясау һөнәрчелеге белән алар бары тик сәнгатьнең бер төре буларак кына танышалар, - ди Гүзәл Моисеева. Ул әлегә аларга осталык һәм белем җитмәгәнне дә таный: - Искиткеч кул эшләнмәләре ясала, ләкин яндырганда аларның формалары югала, яисә җимерелә, - ди ул. Киңәшмәдә Питрәч керамикасын яңартырга дигән карар кабул ителде, белгечләр бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа