Питрәчтә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган зур концерт программасы булды
Бу көнне балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да, яшьләр дә, пенсионерлар да чыгыш ясады. Барлыгы 300дән артык кеше.
Алар Тукайның яраткан шигырьләрен укыдылар, туган як турында җырлар җырладылар, аның танылган әсәрләре буенча мини-спектакльләр күрсәттеләр. Район үзәгенең икенче мәктәбеннән театр коллективы «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән шигырьне сәхнәләштереп күрсәтте. Аларның театр түгәрәге бар, анда балалар актерлык осталыгына өйрәнә.
Аларның җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Галәветдинова репетиция вакытында гына түгел, дәресләрдә дә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга күп вакыт бирүен билгеләп үтә.
Әйе, безгә Тукай турында еш сөйлиләр. Аның балачагы бәхетсез, тормышы авыр булган, ул бик иртә ятим калган, - дип белгәннәре белән уртаклашты мәктәп укучысы Ләйсән Хафизова.
Салкын Чишмә авылыннан олы яшьтәге Фәния Толстова, яшь талантлы балаларга карап, шагыйрьнең тормышы белән кызыксынуын, аның шигырьләрен яратып укуын, тамашачылар алдында сәхнәдән чыгыш ясавын искә төшерә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул медицина юлын сайлаган, озак еллар шәфкать туташы, фельдшер булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач кына яңадан иҗатка тартылган.
Сәхнәгә кабат җырчы сыйфатында чыгу теләгем күптән бар иде. Шуңа да фестивальдә катнашырга дигән тәкъдимне шатланып кабул иттем. «Китмибез» шигырен сайладым, - ди пенсионер. – Шунысы гаҗәп, Тукай бик аз яшәсә дә гаять күп әсәрләр язып калдырган, аның язганнарын бүген дә яратып укыйлар, үз итәләр, - дип өстәде ул.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да - «Тукай моңнары» өченче район фестивале һәм «Тукай дөньясына сәяхәт» иҗади турниры лауреатлары.
Бәйрәм ахырында мәртәбәле кунаклар аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа