Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә капиталь ремонттан соң балалар иҗат йорты һәм сәнгать мәктәбе ачылды

Уку елын балалар яңартылган залларда һәм кабинетларда башлаячаклар.

Бу вакыйганы педагоглар да, аларның тәрбияләнүчеләре дә түземсезлек белән көтте.

Ура! Без кабат иҗат йортында», - диделәр шатланып «Пластилин» хореография студиясендә катнашучылар.

«Сказка» коллективы, вокалчылар һәм оркестр да иҗат йортына кайтты.
Ремонттан соң бина бөтенләй башка рәвеш алды. Бинаның фасады һәм түбәсе, инженерлык челтәрләре яңартылган, уңайлы мохит булдырылган. Төзүчеләр эчке якта да зур эшләр башкарганнар. Түшәм, идән, стеналар, инженерлык челтәрләре алмаштырылды.

Биналар бик начар хәлдә иде. Без барысын да тулысынча сүтеп, яңадан җыйдык, - ди төзелеш оешмасы директоры Мәсхүд Хуҗиев.

Шул ук вакытта сәнгать мәктәбендә бию һәм сынлы сәнгать белән шөгыльләнү өчен өстәмә кабинетлар барлыкка килде.

Якты һәм уңайлы кабинетлар, искиткеч зал. Хәзер балаларның кабат иҗат белән шөгыльләнү, белем алу мөмкинлеге бар, - дип билгеләп үтә балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева.

Ә балалар иҗат йортында хәзер укучылар шахмат уйный алачак, биредә үк яшь юл хәрәкәте инспекторлары, шулай ук яшь армиячеләр дәресләре дә узачак.
Яңартылган бинада Питрәчнең җиде йөздән артык укучысы белем һәм күнекмәләр алачак.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская булды. Ул район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов озатуында бинаны карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса