Питрәчтә кинотеатр, бассейн һәм музейлар ничек эшли?
Бу урыннарга барыр алдыннан нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?
Дүшәмбе көнне Питрәч кинотеатры үз ишекләрен ачты. Биредә көненә 5әр сеанс узачак. Һәр фильм яки анимация арасында тәнәфес каралган - кимендә 30 минут. Тамашачыларга битлек киеп килергә кирәк, залда аларны бер-берсеннән метр ярым арада утыртачаклар. Шулай итеп, бер сеанста 50дән аз гына артык кеше утырачак. “Сула” бассейны гадәти расписание буенча эшли, медицина белешмәсе булган барлык теләүчеләр дә йөзә ала. Йөзүчеләр санына карата чикләүләр бар, хезмәткәрләр моны күзәтәләр.
Музейлар кунакларны алдан язылу буенча кабул итә, әгәр сез экскурсиягә килергә җыенасыз икән, башта шалтыратырга кирәк. Элемтә өчен телефоннар: туган якны өйрәнү музейлары - 3-06-84 (Питрәч), 8-927-429-21-49 (Керәшен Сәрдәсе), Советлар Союзы Герое П.М.Гаврилов музее (Әлбәден) - 3-71-63, 8-917-292-49-48. “Ленино-Кокушкино” музей-тыюлыгында әлегә ремонт бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа