Питрәчтә мәшһүр җырчы Илһам Шакировны искә алдылар
Чара Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үтте
Питрәч район үзәк китапханәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның истәлегенә багышланган җырлы-уенлы әдәби кичә үткәрелде.
Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе, йөзек кашы. Аның чын татар кешесе күңелен күкләргә ашырган, күрше тугандаш халыкларны сокландырган, Россия һәм дөнья киңлекләренә чыккан илаһи тавышы, моңы, җыр сәнгате – татар халкының горурлыгы.
Әлеге кичәдә, үзәк китапханәгә йөрүче, вконтакте, иснтаграм социаль челтәрләрдә даими безнең хәбәрләр белән танышып баручы, әдәбият сөюче дусларыбыз катнашты.
Кичә, Илһам Шакиров башкаруында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры видео-презентация аша яңгырады, укучыларыбыз “Туган тел” җырын басып җырладылар.
Укучылар мәшһүр җырчыбызның, тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, викторина соруларына җавап бирделәр, “Җырлы-уен” конкурсында актив катнаштылар.
Илһам Шакиров - 21 нче гасырга легендар шәхес булып килеп керде. Аның моңлы тавышы күңелләргә үтеп, әлеге кичәдә катнашучыларны җырлатты да, елатты да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа