Питрәчтә оркестр музыкасы яңгырады
Бу көздә Питрәч балалар сәнгать мәктәбе каршында балалар оркестры оештырылды. Балалар инде онлайн-концертларда катнашалар.
Сәнгать мәктәбенең скрипка һәм гитара классы буенча укытучылары - Наталья Хәлимова һәм Людмила Шошунова шундый музыка түгәрәге булдырганнар. Алар «Светлячок» ансамбленнән скрипкачыларны һәм гитаристларны оркестрга берләштерделәр.
Тиздән яшь талантлар сафын баянчылар һәм флейтачылар белән киңәйтү планлаштырыла.
Балалар атнага ике тапкыр репетиция ясыйлар һәм онлайн-концертларда үз сәләтләрен күрсәтәләр. Алар район мәдәният йортының рәсми сайтларында социаль челтәрләрдә трансляцияләнә.
Күптән түгел яшь музыкантлар беренче тапкыр турыдан-туры тамашачылар алдында чыгыш ясадылар. Алар мәдәният йорты фойесында «Казан егетләре» спектакле башланыр алдыннан «Маленький принц» композициясен башкардылар.
- Музыка - ул безнең өчен универсаль аралашу теле. Мин сәнгать мәктәбе педагогларына эшкә иҗади якын килүләре өчен рәхмәтлемен. Алар һәрвакыт эзләнүдә, һәр проектка җаваплы карыйлар. Баянчы укучыларымның оркестрның бер өлеше булуын түземсезләнеп көтәм, - дип фикерләре белән уртаклашты балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа