Питрәчтә «Пушкин картасы» буенча концерт үтте
Ә программаның беренче өлешендә «Дуслык һәм татулык» дәресе оештырылды.
Район мәдәният йортында күп милләтле бәйрәм концерты узды.
«Пушкин картасы» федераль яшьләр программасында катнашучы яшь питрәчлеләр әлеге чараның төп тамашачылары булды.
Бу программа Татарстанда 1 сентябрьдән эшли башлады. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә өч мең сумлык банк картасы бирелә. Бу акчаларга ел дәвамында бөтен ил буенча музейларга, театрларга, концерт залларына, филармония һәм китапханәләргә билетлар сатып алырга мөмкин. Бу программадан файдаланган питрәчлеләр район мәдәният йортында Татарстан Халыклары дуслыгы йорты артистлары күрсәткән зур концертны карый алдылар. Бу чарада район үзәгенең икенче мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Денис һәм Рияз да булды. «Пушкин картасы» программасы ярдәмендә алар бушлай билетлар сатып ала алдылар. Аларның сүзләренә караганда, егетләр шулай ук әлеге карта буенча Мәскәү музейларында булырга ниятли. Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре республика районнары буенча концерт программасы белән чыгалар, яшьләр аудиториясе белән очрашу барышында толерантлык дәресләре үткәрәләр.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов сүзләренә караганда, бу - яшьләр өчен «Дуслык һәм татулык дәресе» комплекслы мәдәни-агарту проекты һәм «Берега-Ярлар» күпмилләтле концерты. Питрәч яшьләре белән очрашу толерантлык дәресеннән, милләтара тематикага фильмнардан һәм алып баручылар белән турыдан-туры аралашудан башланды. Ирек Шәрипов искәртеп узганча, нәкъ менә кешелек тарихы нигезендә дөньяга дөрес караш формалашуга, милләтара мөнәсәбәтләргә адым ясала.
Соңыннан төрле милләт вәкилләре чыгышларыннан торган концерт узды.
Чарадан фоторепортаж ⬇️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа