Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә "Татар малае" район конкурсы узды

Бәйге Туган телләр елына багышланды.

Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел – ул туган тел. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игьлан итте. Шул уңайдан балалар бакчаларында да төрле чаралар үткәрелә. 25 февраль көнне районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында татар язучылары һәм шагыйрьләренең шигырьләрен уку бәйгесе булып узды. Безнең «Бәләкәч» балалар бакчасыннан да балалар теләп катнаштылар. Бурганова Ильдана белән Валеева Розалина җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр. Шулай ук 6 мартта район мәгариф бүлеге һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Татар малае-2021» бәйгесе үткәрелде. Бәйге «Бәләкәч» балалар бакчасында үткәрелде. Анда районның 9 балалар бакчасыннан 9 татар малае үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Жюри әгъзалары – Питрәч икенче мәктәбе кытучылары Лилия Хәмитовна, Фәйрүзә Миннуловна малайларның һәр чыгышын бәяләделәр. Район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова малайларның һәрберсен төрле номенациядә җиңүче булулары белән котлап дипломнар тапшырды. Район «Татар малае -2021» гран-при иясе - «Тургай» балалар бакчасыннан килгән конкурсант Исламов Әмир булды. «Бәләкәч» балар бакчасы данын Хамеев Раяз яклады. Ул «Иң матур тавышлы малай» номинациясе дипломы белән бүләкләнде. Махсус кунагыбыз, якташыбыз язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Каримов малайларга түбәтәй һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул бәйгедә катнашучылар белән горурлануын әйтте, чөнки алар саф татар телендә үзләре турында сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Шулай ук якташыбыз аларга зур унышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез