Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пушкин көзе белән хозурландык

Күпләрнең күңелендә көз Александр Сергеевич Пушкин һәм аның үлемсез шигъри юллары белән ассоциацияләнә. Күптән түгел Иске Шигали мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары да Пушкин көзенә чумдылар. Алар татар теле укытучысы Нина Ларионова белән бергә Олы Болдино авылына – шагыйрьнең утарына сәяхәт кылдылар. Нина Алексеевна безнең белән сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты

Болдино – борынгы зур авыл. Ул бик матур урында - урманнар һәм кырлар тирәлегендә, калкулыкта урнашкан. Биредәге табигать тә туристлар өчен кызыклы. Шулай да иң мөһиме, әлбәттә, авылның Пушкин белән бәйле булуы.
16 гасыр азагыннан 20 нче гасыр башына кадәр аның янәшәсендәге җирләр Пушкиннарныкы була, ә 1911 елда дәүләт тарафыннан сатып алына.
Пушкинның биредәге музее бик популяр. Без монда булганда туктаусыз туристик автобсулар килеп торды, утар янындагы тукталышта Россиянең төрле төбәкләреннән килгән машиналар тора иде. Ә музейның үзендә без ватандашларыбызны гына түгел, чит ил кешеләрен дә, аерым алганда, кытайлыларны да очраттык. Минем өчен бу бигрәк тә сәер тоелды: безнең мәдәниятләребез үзгә, дөньяга карашларыбыз да аерылып тора бит. Гаҗәп.
Бөек шагыйрь Болдинода өч тапкыр булган: 1830, 1833 һәм 1834 елларда. Өстәвенә, 1830 елда холера эпидемиясе таралу аркасында биредә озаграк та яшәргә мәҗбүр булган. Бу дәвер шагыйрь иҗатында иң нәтиҗәле чор һәм хәтта “Болдино көзе” дигән аерым исем дә алган ул.
Авылда без иң беренче эш итеп, “алтын төскә буялган агачлар”га сокланып, бергәләп парк аша уздык. Александр Сергеевич истәлегенә куелган мәһабәт һәйкәл белән хозурландык.
Зур дулкынлану хисе белән Александр Сергеевич утарына кердек. Анда документальлеккә нигезләнеп, шагыйрь биләгән бүлмәләрнең торышы яңадан торгызылган. Бүлмәләр буйлап йөргәндә, кайчандыр монда Пушкинның да шулай йөргәне, иҗат иткәне турында уйлана башлыйсың. Бу йортта тулысынча тарихка чумасың, андагы картиналар күпмедер вакытка чын һәм тере булып тоела. Экскурсоводны тыңлаганда, сурәтләр, образлар күз алдына килә. Пушкин эшләре, аның туганнарының портретлары, шул вакыт интерьеры – боларның барысын да музейга әверелгән йортта күрергә була.
Без балалар белән вотчина конторасында да булдык, анда 1834 елда Болдинога соңгы тапкыр килүендә Пушкин туктаган. Әкият музеенда Александр Сергеевич әсәрләре нигезендә, талантлы осталар ясаган бик күп матур эшләрне күрдек.
Соңыннан, борынгы буа аша салынган бөкре күпердән чыктык. Матур күренешләргә сокланып, парк буйлап йөрдек. Болдинода бар да иҗади рух белән сугарылган.
Һава торышы искиткеч матур булды, әйтерсең, табигать халыкның бөек Александр Сергеевичны хәтерләвенә, хөрмәтләвенә һәм яратуына куанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Иске Шигали