Һәр геройда үзебезне таныдык
Иң күренекле ике ике якташыбыз: Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов һәм танылган прозаик, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримовның уртак ижади хезмәте нәтиҗәсе «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакле Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә тәкъдим ителде.
ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов “Шәй-бү! Шай-бу!” спектакле премьерасы белән үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
- Бу спектакль – безнең барыбыз өчен дә зур горурлык. Искиткеч сәнгать әсәре тудырган бу ике шәхес тә Питрәч җире кешеләре, бөтен республикага танылган Шәле авылында туганнар. Мин Казанда спектакль премьерасында булдым, аларның иҗатларының ничек югары бәяләнүен күреп горурландым, – диде район мәдәният бүлеге башлыгы Азат Фазылҗанов.
Драматург һәм режиссер, спектакльне үзеңнең якташларыңа тәкъдим итү аеруча дулкынландыргыч һәм җаваплы эш, дип билгеләп үттеләр. Алар безгә спектакльнең язылу тарихы турында да сөйләде.
- Минем әбием Мәгъзүзә бик күптәннән Шәледә, чынлап та хоккей уйнаган хатын-кызлар төркеме булуы турында сөйләгән иде, алар хәтта ир-атлар командаларын да җиңә торган булган. Безнең авылда элек-электән бик тырыш, көчле рухлы һәм гаҗәеп изге күңелле, мәрхәмәтле хатын-кызлар яши. Мин һәрвакыт аларны сәхнәдән күрсәтергә теләдем. Әлбәттә инде, боларның барысы турында да Камил Кәримовтан да яхшырак итеп язучы булмас иде, шуңа күрә аңа мөрәҗәгать иттем, бу истәлек турында сөйләдем. Ул үз эшенең чын остасы буларак, бу теманы тирәнтен ачты һәм жанр калыпларына кертте. Бу ярты ел элек булды, бүген инде безнең премьераны якташларыбызга тәкъдим итү мөмкинлегебез бар, - диде Ренат Мирзахәсәнович.
Табигатьнең матур кочагында урнашкан Гөлстан авылы җирләре яшь кыз Гөлчәчәккә һәм аның олы яшьтәге биш күршесенә карый. Алар бергәләп вакытларын бик матур үткәрәләр, бал кортлары үрчетәләр, ел саен ярминкәгә бал сатарга баралар. Кергән акчаларны бары тик хәйриячелек өчен генә файдаланалар. Әмма көтелмәгән хәбәр аларның тыныч тормышын боза: дус кызларның җир биләмәләрен пластик хирургия клиникасы төзелеше өчен сатып алырга телиләр. Ничек итеп акча һәм хакимияткә каршы торырга? Көр күңелле һәм азартлы хатын-кызлар хоккей матчында катнашырга ризалаша. Бу уенда төп бүләк – туган җир.
Танылган язучы өчен бу пьеса - драматургиядә тәүге тәҗрибә.
- Мин сәхнәне яратам, мәдәният институтының көндезге бүлеген 30 яшемдә тәмамлап режиссер дипломы алдым. Кая килгәнемне инде, әлбәттә, белеп килдем. Сәхнәгә юл озынрак булды, башта үземнең юморескалар белән чыга башладым. Дөресен генә әйткәндә, пьеса язып карарга кирәк дигән хыяылым күптән бар иде, хәтта язып та караганым булды, әмма аларны кемгә дә булса күрсәтергә, укытып карарга кыюлык җитмәде. Мин бит прозаик, хәзер минем барлык язганнарым басыла, аларны халык яратып укый, аның рәхәте... Һәм кинәт кенә башлап язучы драматургка әйлән әле син! Бу комплексны җиңүе җиңел түгел икән. Ниһаять, Ренат Мирзахәсәнович миңа: “Синең вакытың җитте, яз, Камил абый!” - диде. Аның заказы буенча мин бу пьесаны яздым. Спектакль бер генә кешенең эше түгел. Драматург яза, режиссер үз фантазиясен куша, артистларның карашы өстәлә. Шулар өчесе бер гармониядә яшәргә, эшләргә тиеш, бу бик катлаулы нәрсә икән. Спектакльнең тууын күзәтү бик кызыклы. Ренат Әюпов үзенчәлекле, талантлы режиссер, мин диалоглар корам, ә ул спектакльне тулы масштабта күрә, - дип сөйләде безгә пьеса авторы Камил Кәримов. - Әлбәттә, үз эшеңне авылдашларың алдында тәкъдим итү бик дулкынландыра. Чөнки шәһәрдә тамашачы бик зәвыклы, һәр нәрсәгә тәнкыйть белән карарга күнеккән, ә монда якын кешеләрең бәя бирә. Алар барысы да сине белә. Алар алдында мактанасы да, аларга ошыйсы да килә, - диде ул.
Һичшиксез, көчле рухлы, курку белмәс, шул ук вакытта киң күңелле хатын-кызлар турындагы спектакль беркемне дә битараф калдырмады. Залдагы һәр тамашачы геройларда үз әнисен яки әбисен таныды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа