Район башлыгы Чыты мәдәният йортына яңа гармун бүләк итте
Фестивальдә 30га якын гармунчы чыгыш ясады
Бүген Чыты авылында танылган гармунчы-якташ Хатыйп Әдһәмов исемендәге «Чыты, Мишә буйлары, тынмый гармун моңнары» фестивале узды.
Анда Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Саба районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 30га якын гармунчы катнашты.
Чыты мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов сүзләренчә, башта фестиваль җирле масштабтагы вакыйга буларак планлаштырылган булган. Әмма иганәчеләр, рвйон хакимияте ярдәме белән ул район чикләреннән чыккан.
Безнең максат - авыллардан чыккан гармунчыларны күрсәтү. Нәкъ менә алар халыкның мәдәни үзенчәлеген алып бара. Мин бирегә эшкә урнашкач, бәйрәмнәрдә концерт программасында баян, гармун белән бер-ике номер була иде. Хәзер исә һәр чыгыш диярлек әлеге музыка кораллары белән уза, - дип сөйләде Миңнур Шәмсетдинов.
Мәдәният йорты фойесында шулай ук төрле гармун модельләре коллекциясе тәкъдим ителде. Коллекциягә 30 музыка коралы керә. Бүген ул тагын бергә артты. Район башлыгы Илһам Кашапов Чыты мәдәният йортына тагын бер гармун бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа