Районның барлык китапханәләрендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы узды
Язгы каникуллар чорында 55 чара үткәрелде, аларда 523 кеше катнашты, социаль челтәрләрдә китапханәләр төркемнәрендә 10 чара узды - 303 кеше караган.
Мәсәлән, Питрәч балалар китапханәсенең уку залында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Китап иленә сәяхәт» дип исемләнгән китап укучылар бәйрәме үткәрелде. Алар әлеге искиткеч бәйрәм – Халыкара балалар китабы көненең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, анда «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Әкияти исемнәр» дип исемләнгән уен программасы узды. Балалар 2022 елның юбиляр китапларына багышланган «Китапларның да туган көннәре була» исемле виртуаль күргәзмә-күзәтү карадылар. «Шатлык» социаль приюты һәм 2 нче мәктәп укучылары өчен 2022 елда юбиляр китаплар буенча квест-уен узды. Балалар 8 станция буенча төрле конкурс биремнәрен чиште, пазллар җыйдылар. Шулай ук балалар «Яхшы әкиятче К.И.Чуковский янында кунакта» дигән тамашада катнаша алдылар, ул балалар язучысы туган көненең 140 еллыгына багышланган иде. Уку залына кунакка «Шатлык» социаль приютының кече төркеме килде. Алар өчен «Мойдодыр» әкиятен укулар оештырылды, аннан соң балалар әсәр буенча үз фикерләрен әйтте, шулай ук алар Корней Чуковский турында табышмаклар чиштеләр, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
Социаль челтәрләрдә балалар китапханәсе төркемендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлап мәкальләр турында онлайн-викторина узды (102 кеше караган). Халыкара балалар китабы көнендә укучылар Г.Х.Андерсен әкиятләре буенча соцчелтәрләрнең берсендә онлайн-викторина чишә алдылар (98 кеше караган).
Бу көннәрдә авыл китапханәләрендә бик күп чаралар узды. Биредә К.И.Чуковскийның 140 еллыгына багышланган «К.И.Чуковский әсәрләре буенча уен-сәяхәт», «Әкияти карусель» викторинасы, «Корней бабайда кунакта» уен-викторина, «Бәхетле очрак» - әдәби уены, «К.И.Чуковский әкиятләре илендә» онлайн презентация, «К.Чуковскийның могҗизалы әкиятләре» әдәби сәгате, «Бер-беребезгә кул бирешик» конкурс-уен программасы, «Россия халыкларының мәдәни мирасы» фестивале, «Корней бабайда кунакта» әдәби очрашу, «Кошлар күгебезне бизи» экологик лабиринт, «Нинди әкияттән икәнен бел» әдәби уеннарында катнашып балалар үз белемнәрен күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа