Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Римма Минһаҗева: «Тормышта һәркемнең үз билгеләнеше бар»

Яшьләр үзәге белгече «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона турында “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңде

– Тормышта һәркемнең үз билгеләнеше бар. Мин иҗади гаиләдә үстем, шул чакта ук музыканың тормыш юлдашым булачагын аңладым. Мәдәният университетында белем алдым, студент чакта татар эстрадасында эшләдем, “Рәхәт лукум” төркемендә җырладым. Әмма соңрак җырчы карьерасын гаиләгә алыштырдым, кияүгә чыктым, өч бала таптым. Бүген мин бәхетле хатын һәм әни. Яшьләр үзәгендә эшлим, “Гармония” вокаль ансамблендә җырлыйм, бу минем күңелгә рәхәтлек бирә. Мин музыка белән тыгыз бәйләнгән, шулай ук тормышымда гаилә турында кайгырту, хатынкыз башлангычы мөһим урын алып тора. Мин мәдәният өлкәсендә генә түгел, гаилә тормышында да үземне таптым. Мөгаен, бу мәдәни һәм рухи халәт бәйләнеше нәтиҗәседер. Мин шулай ук десертлар пешерергә, макияж ясарга яратам. Хатын-кызлар – табигатьләре белән күпкырлы һәм теләсәләр барлык өлкәләрдә дә уңышка ирешә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса