Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сабантуй җәйнең бөтен гүзәллеген үзенә туплады

Безнең халыкта матур гореф-гадәт һәм йолалар бик күп. Питрәчлеләр элек-электән тырышып эшли дә, бергә җыелып күңелле ял да итә белә. Һәркемнең яраткан бәйрәме – бу Сабантуй бәйрәме. Монда үзеңне дә күрсәтергә, башкаларны да карарга була. Әле тагын бәйрәмнән буш кул белән дә кайтмыйсың, әгәр дә инде син җитез, оста икәнсең призлар алу мөмкинлеге дә бар.

Наратлыкта кунакларны иртәдән  җыр-биюләр, сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Һәркемнең яраткан бәйрәме –  сабантуй барлык питрәчлеләрне – берсеннән-берсе матур итеп киенгән татарларны, русларны, керәшеннәрне бер мәйданга җыйды.  Мондый матурлыкны кайда күреп булыр иде тагын. Һәр халыкның үз үзенчәлеге, бу аларның  киемнәрендә, җырларында, ризыкларында, аларның бердәмлегендә чагыла, һәм бу сабантуйны кабатланмас итә дә инде.

Питрәч артистлары, иҗат коллективлары  ел саен кунакларга чын әкияти тамаша  бүләк итә. Алар моңа алдан тырышып әзерләнәләр. Иң нәни биючеләрнең  үз рольләрен ничек оста итеп башкаруларына сокланмый мөмкин түгел.

Питрәч җирендә  төрле авыллардан һәм шәһәрләрдән кунаклар каршы алдылар, шулай ук Пенза өлкәсеннән дә дусларыбыз килде.

– Без  бәйрәмгә килүебезгә бик шат, мондагы матурлыкка сокланмый мөмкин түгел, барысы да искиткеч оештырылган, – диде Пенза өлкәсе Городище районы башлыгы урынбасары Наталья Осокина. – Без дә үзебезнең Урта Әләзәндә ел саен Сабантуй бәйрәме үткәрәбез. Анда сездәге  гадәтләрне чагылдырырга тырышабыз, быел да  нинди дә  булса яңа идеялар белән кайтып китәргә уйлыйбыз.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде.

– Язгы кыр эшләрен тәмамлаганнан соң  бәйрәм итү гадәте  безнең ата-бабаларыбыздан калган. Әлеге бәйрәм йолалары элек-электән формалашкан. Һәр буын  аны үткәрүдә үз яңалыгын керткән. Әмма шунысы үзгәрешсез кала, бәйрәм мәйданында бергә җыелып, язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясау һәм  уңышларыбызга бергәләп  куану, – дип мөрәҗәгать итте ул питрәчлеләргә.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын, хезмәт ярышында җиңүчеләрне,  тармактагы иң яхшыларны хөрмәтләү һәрвакыт сабантуйның төп өлеше булды.

Быел язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча  кыр батыры булып егерме еллык хезмәт стажы булган Павел Андриянов калды, ул “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖдә эшли.

– Мин  авыл хуҗалыгына  әти-әнием юлыннан килдем. Гомумән минем әтием һәм туган абыем механизатор булып эшләде, – дип сөйли Павел Андриянов. – Хезмәт ярышында беренче урынга беренче тапкыр лаек булдым, ә менә призер булганым бар иде инде. Безнең бригада бик яхшы,  хезмәт шартлары да яхшы, коллективыбыз бердәм, тату, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез. Авыр булса да, эшем миңа ошый.

Районда 2017 елгы савы нәтиҗәләре буенча  җиңүче “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖнең  машина белән сыер саву операторы Гөлфия Фәйзрахманованың да эш тәҗрибәсе аз түгел. Ул бер елга 319 тонна сөт савып алган. Бер сыердан савым  6380 килограмм тәшкил иткән.

– Мин 33 ел сыер савучы булып эшлим, гомер буе дияргә була, кыз чагымда ук  әнигә булышырга фермага бара торган идем, ул бозау караучы булып эшләде. Ә мәктәптән соң  үзем дә  монда эшкә урнаштым, – дип искә алды Гөлфия Фәйзрахманова. – Минем карамакта 50 баш сыер бар, мин аларга ияләнгән инде. Моның төп сере шунда – терлекләрне яратсаң, аларны кайгыртсаң югары күрсәткечләргә ирешергә була. Мине беренче тапкыр гына бүләкләмиләр, хезмәтемне күрүләре, югары бәяләүләренә бик шатмын.

Сабантуй мәйданында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен Фәрхәт Низамиев (“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ), сугым цехы хезмәткәре Рәмзия Миндугулова, кош караучы Рәмзия Хөсәенова, җайланмаларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча өлкән  электромонтер Рафик Сираҗиев (барысы да “Ак Барс” кошчылык комплексы”ннан), механизатор Илнур Әхмәтҗанов (“Рацин Шәле”) һәм “Макс Ойл” ҖЧҖ идарәчесе Рафик Мөхәммәдиев ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тантаналы өлештән соң бәйрәмнең иң кызыгы башланды да инде. Сәхнәдә  – Казан һәм Питрәч артистлары концерты, ә сабантуй мәйданының һәр почмагында – азартлы уеннар, ярышлар барды.  Конкурслар бик үк күп булмаса да,  катнашырга теләүчеләр дә күңелсезләнеп утырмады – алар кашык белән йомырка да, чиләк-көянтә белән су да ташыдылар, капчык сугыш та уйнадылар,  биек баганага да менделәр.

– Кәефләр  бик яхшы, ә көнне генә кара син! Сабантуй – ул җәй башы да әле, быел татар халкының бу матур бәйрәме ураза тәмамланган вакытка туры килде, шулай булгач, бүген бәйрәм итәбез, – диде Гүзәл Сәйфуллина.  –  Без бөтен гаиләбез белән конкурсларда,  уеннарда катнашырга тырышабыз. Менә инде бер приз оттым да, чиләк-көянтә белән су ташу ярышында  көндәшемне җиңдем.

Бу уенда хатын-кызлар гына түгел, ә ир-атлар да яратып катнаша.

– Бу шуның өчен дә Сабантуй инде, уеннарда катнашу, гаилә белән  табигатьтә ял итү, спорт ярышларын карау күңелгә рәхәтлек кенә бирә, – диде шаян конкурста катнашучы шәлеле Рамил Галиев. – Без аны ел саен сагынып көтеп алабыз.

Бәйрәм сабыйларга да зур шатлык алып килде, кызлар һәм малайлар  яраткан конкурсларында бик рәхәтләнеп катнаштылар.

– Авызга кашык кабып йөгерү бер дә җиңел түгел,  минем барысы да килеп чыкты, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты  унынчы сыйныф укучысы  Галина Лукина. – Мин  күзне бәйләгән килеш  ярмаларны ачыклауда катнаштым, башка уеннарда катнашырга җыенам. Мондый бәйрәмнәрне бик яратам, монда шулкадәр кызык, күңелле.

Питрәчлеләрнең күбесенең  игътибарын  сабантуйның  иң зур ярышлары – ат чабышы һәм көрәш  җәлеп итте.

 Чабышкы атларның ипподром  юлыннан ничек матур итеп, кошлар сыман очып диярлек килүләрен, жокейларның алар белән ничек итеп идарә итүләрен карап торыр өчен күп кеше җыелды. Старт алдыннан  атларны бер урында гына  тыеп торуы бер дә җиңел түгел. Игътибар белән карап, күзәтеп торсаң,  җайдаклар  егылып төшәр дә, атлар бар көчләренә чабып китәр сыман тоела. 

– Бу бәйрәмнең иң матур һәм игътибарны җәлеп итерлек өлеше, – диде питрәчле Илнар Гайнетдинов, ул ат чабышларын карар өчен монда ел саен килә.

 – Атларны бик яратам, алар искитмәле  хайваннар. Шунысы кызганыч,  быел ярышларда  катнашучылар бик аз.

Сүз уңаеннан, быел ат чабышында җиңүчегә кубок белән бергә яшь ярымлык  айгыр да бирделәр.

Наратлыкта  халык кичкә кадәр  бәйрәм итте, рәхәтләнеп күңел ачты, ярышларда катнаштылар. Район сабан туе - 2018  менә шулай күңелле һәм матур үтте. Ә хәзер игенчеләребез өчен  кызу эш чоры башлана, алар терлек азыгы хәзерләүгә керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X