Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәле авылыннан Апуловлар “Ел гаиләсе” исеменә лаек булды

Яшьләр үзәгендә «Гаилә чыгышы» фестивале узды

Яшьләр үзәгендә «Гаилә чыгышы» фестиваленда төрле авыллардан 6 гаилә катнашты. Алар 3 сынау узды, тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын үз гаиләләре белән таныштырдылар, иҗади һәм кулинария талантларын күрсәттеләр.


Нәтиҗәдә, һәр гаиләне үз номинацияләрендә билгеләп үттеләр. «Белем һәм зирәклек» номинациясендә Керәшен Сәрдәсе авылыннан Фадеевлар гаиләсе җиңде. Иң кулинар гаилә булып Ленино-Кокушкино авылыннан Москвитиннар танылды, иң креатив гаилә – шулай ук Ленино-Кокушкино авылыннан Беляковлар, иң иҗади гаилә - Газизуллиннар, алар да Ленино-Кокушкино авылыннан. Традицияләрне саклаучылар итеп Яңа Шигали авылыннан Конкиннар гаиләсен сайладылар. Төп номинациядә «Ел гаиләсе» исеменә Шәле авылыннан Апуловлар гаиләсе лаек булды.

"Без ирем Салават белән 8 ел бергә гомер итәбез. Безнең ике балабыз бар: улыбыз Азамат һәм кызыбыз Сәйдә. Балалар - безнең бәхетебез. Алар тәүфыйклы, сәламәт булсыннар, шул чакта без дә тыныч булырбыз», - дип сөйләде җиңүче гаилә башлыгының хатыны Гөлфинә.
Барлык конкурсантларга истәлекле статуэткалар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса