Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Шәледә «Татар кызчыгы һәм татар малае» конкурсы узды

Биредә балаларны ата-баба гореф-гадәт һәм йолаларын сакларга өйрәтәләр

Шәледә “Татар кызчыгы һәм татар малае” конкурсы узды. Аның максаты балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кечкенәдән мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтү. Конкурс бишенче тапкыр уздырылды, аны район мәгариф бүлеге “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештыра.

Конкурста 14 кыз һәм биш малай катнашты. Программа дүрт этаптан торды. Беренчесендә катнашучылар барлык танышу кагыйдәләрен үтәп, үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр. Презентация, музыкаль бизәлеш, матур сөйләм, куелган тавыш һәм, әлбәттә инде, татар милли костюмы, ә аның аерылгысыз детале – калфак яки түбәтәй. Чыгышлар видеопрезентация белән үрелеп барды. Һәр катнашучы үзе турында гына түгел, ә әти-әнисе, абыйлары һәм апалары турында да сөйләде. Жюри әгъзасы буларак, “Царево” торак комплексының “Үсенте” балалар бакчасыннан Самира Садыйкованың туган телендә матур, дөрес сөйләвенә, сәхнәдә үз-үзен тотышына таң калдым.

Икенче этапта конкурста катнашучылар үз курчакларына бишек җырлары җырладылар. Һәр “әнинең” үз реквизиты бар иде: кемнеңдер “баласы” заманча уенчык коляскада ята, кемгәдер курчак караваты алып килгәннәр һәм хәтта чын бишек тә ясаганнар. Иң активлары декорацияләр белән тулы бер сәхнә күренеше тәкъдим итте. Мәсәлән, “Царево” торак комплексының “Ивушка” балалар бакчасыннан Диләрә Ризова үзенең бишек җырын чигүле сөлгелеләр белән бизәлгән, мичле агач йортта башкарды. Шәле авылының “Тургай” балалар бакчасыннан Алисә Сафиуллина, “бала” йоклап киткәннән соң, “ире белән” тәмләп чәй эчәргә утырды. Ленино-Кокушкино авылының “Родничок” балалар бакчасыннан Мәрьям Исмәгыйлова да үзенең бишек җырын сәхнәдә чын артистларча башкарды.

Малайлар татар мәдәниятенең үзенчәлекләрен ачучы миниатюралар күрсәттеләр. Япь-яшь катнашучылар, тормыш күренешләрен шулкадәр оста итеп уйнады, хәтта күзгә яшьләр дә килде. Балалар “Карга боткасы” да әзерләделәр, егет-кызлар кичке уеннарда катнаштылар, кызлар чишмәгә суга да бардылар. Бер кыз егетен, чиккән кулъяулык бүләк итеп, армиягә озатты.

Өченче этапта кызлар үзләренең гаилә истәлекләре турында сөйләделәр. Кызлар әбиләренең борынгы бизәнү әйберләрен, яулыкларын, күлмәкләрен, савыт-сабаларын, чигелгән сөлгеләрен саклыйлар, аларга гаиләдәге һөнәрчелек традицияләрен дә тапшыралар икән. Мәсәлән, “Золотой ключик” балалар бакчасыннан кечкенә Мәдинә Мингалеваны әбисе шәл бәйләргә өйрәтә.

Конкурста катнашкан балаларның кайбер яшьтәшләре әле хәтта әбибабаларының исемнәрен дә әйтә белми, ә малайлар үзләренең шәҗәрәләрен җиденче буынга кадәр сөйләделәр. Һәм бу мәгълүмат аларның хәтерендә гомер буе сакланачак.

Конкурсның дүртенче этабында кызларга өчпочмак ясау ышанып тапшырылды. Алар өчен камыр һәм эчлек әзерләгәннәр, камырны җәергә һәм татар милли ризыгын үзләре ясарга тиеш иделәр. Бу биремне барысы да оста башкарып чыкты. Ә малайлар әзер материаллардан кошларга җимлек ясадылар.

Мондый конкурсларда тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның роле бәяләп бетергесез. Аларга жюри әгъзасы, “Ак калфак”ның җирле оешмасы җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Абдуллина да рәхмәт белдерде.

– Жюри булу сәхнәдә чыгыш ясауга караганда күпкә катлаулырак булып чыкты, – дип билгеләп үтте жюриның тагын бер әгъзасы, Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов. – Бу искиткеч балаларны бәяләү мөмкин түгел, алар барысы да гаҗәеп талантлы, якты, эмоциональ. Ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә рәхмәт. – Мин мондый конкурсның туган җиремдә узуы белән горурланам. Татар телендә сөйләшүче, җырлаучы, гореф-гадәтләрен белүче күпме гаҗәеп балалар бер сәхнәгә җыелдылар. Мондый чаралар белән генә без балаларны үзебезнең традицияләргә җәлеп итә алабыз. Бу конкурс озын гомерле булсын, – дип билгеләп үтте якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса