Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Селяне» ансамбле Питрәчне беренче концерты белән сөендерде

«Селяне» вокаль ансамбле моннан дүрт ел элек район мәдәният йорты каршында барлыкка килде. Алар беренче тапкыр безне, тамашачыларны, үз концертлары белән сөендерделәр. Залдагылар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.

Фойеда “Селяне” ансамбленең төрле масштабтагы фестивальләрдә алган күп сандагы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, дипломнар һәм башка бүләкләр белән таныштык.
Концерт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җырлар белән башланып китте. Залда утны сүндерделәр. Улын фронтка озатучы ана «Бар, улым, туган илеңне сакла, бар, әмма кире әйләнеп кенә кайт...» дигән вакытта атыш, шартлау тавышлары катыш музыка яңгырап торды. Шул чакта ана кешенең: «Улым, исән-сау әйләнеп кайт...» - дигән тавышы кабат яңгырап ишетелеп куйды. Моны тыныч кына, күз яшьләрсез генә тыңлавы мөмкин түгел иде.
Алга таба тамашачылар игътибарына рус халык, лирик, моңлы, шаян җырлар, казакларның дәртле җырлары, украина халык җырларын, татар җырларын тәкъдим иттеләр. Аларны бер урында утырып, тыныч кына карап та булмый иде. Хәтта "Тала-тала" җыры яңа аранжировкада эшләнгән, үзенең музыкаль куелышлары да сакланган иде, шуңа күрә ул гадәти булмаганча, яңача яңгырады. Ә Валентина Ямщикованың керәшен халык җырын оста башкаруы һәркемне таң калдырды. Тамашачылар арасында берәү түзеп кала алмады, сәхнәгә чәчәкләр күтәреп чыкты һәм башкаручы белән бергәләп бии башлады. Ә рус җырлары, бу үзенчәлекле җырлар, аларда безнең тормышыбызның асылы чагыла һәм һәр башкарылган җыр күңелләргә үтеп керде. Инде күптәннән рус җырларына өстенлек бирелгән концертларның булганы юк иде.
Тамашачылар ансамбльдә катнашучыларга бик рәхмәтле иде, аларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр, аларга кич буе зур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Бу талантлы коллективка (җитәкчеләре Наталья Колыхалова) дүрт ел гына булуга карамастан, анда катнашучылар яшь буында халык җырларына мәхәббәт тәрбиялиләр, алар составында балалар коллективы да бар. Матур рус халык костюмнары киеп, кулларында халык уен кораллары агач кашыклар, кыңгыравык, чытырдавыклар тотып, үз номерларын бик теләп оста башкардылар. Алар өлкән иптәшләреннән бер дә калышмыйлар.
«Селяне» ансамбле составында Азат Шиһапов, Наталья Колыхалова, Ирина Батурина, Валентина Ямщикова, Венера Пирожкова, Роза Шәмсетдинова, Елена Корябина, Илнур Хәлимов бар. Җырда җырланганча, аларны музыка берләштерә. Һәркемнең үз төп эше, йорты, гаиләсе бар һәм алар күршедә генә дә яшәмиләр, әмма халык җырына мәхәббәт алар тормышына нык үтеп кергән.
- Эш-репетицияләр, репетицияләр-эш, буш вакытларда - яңа җыр өстендә эшләү, без барысын да бүгенге кичтәге кебек бер сулышта алып барырга тырышабыз, – дип сөйләделәр концерт кунакларына Валентина Ямщикова һәм Венера Пирожкова.
Концерт программасы Илнур Хәлимовның баян һәм курай аккомпанементы белән үрелеп алып барылды, аның башкаруындагы татар халык көйләреннән торган поппури һәрвакыттагыча оста һәм виртуозларча башкарылды. Алып баручыларны алмаштырып, юмор белән һәм шаяртып ул башка номерны тәкъдим итте. Илнур Хәлимов «Уйнагыз, гармуннар» фестивальләре, халык уен коралларында башкаручылар конкурслары лауреаты.
Төркем төзегәч, талантлы музыкант Азат Шиһапов рус халык уен коралларыннан гөслә алырга кирәклеген аңлый. Һәм: “Аны кайдан сатып алырга, анда кем уйнар?” - дигән сорау килеп туа. Һәм ул эзли һәм таба, сатып ала. Уйнарга өйрәнәсе генә кала, ул ноталарны җентекләп өйрәнә һәм аның барысы да килеп чыга.
Кичә ахырына якынлашкач, сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин чыкты. Ул ансамбльне дебют белән җылы котлады, һәр катнашучыга гаҗәеп чыгышлары һәм яхшы кәеф бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде.
Ә без, тамашачылар, аларга илһам, иҗат ялкыны, дәрт һәм яңа җырлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X