Сергей Исаев: “Питрәчтә болай зурлап каршы алырлар дип уйламаган идем”
Ноябрь ахырында Питрәч мәдәният йортында Россиянең язучылар берлеге әгъзасы Сергей Иванович Исаев белән очрашу кичәсе үтте. Бу легендар кеше тормышының зур өлешен безнең Питрәч районына хезмәт итүгә багышлаган.
Чарада район башлыгы Эдуард Дияров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева, шулай ук ветераннар, оешма җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар катнашты.
- Мондый очрашу үткәрә алуыбыз сөендерә, чөнки яшьләребезнең Сергей Исаев иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге туды. Сергей Иванович, без сезгә бик рәхмәтле, сез район өчен бик күп хезмәт куйгансыз, - диде Эдуард Дияров.
Сергей Иванович бу очрашуга бик дулкынланып килгән. Ул күп еллар коммунистлар партиясенең Питрәч район комитеты беренче секретаре булган. Районыбызга килгәндә, аның алдына катлаулы бурычлар куелган - Владимир Ильич Ленинның 100 еллыгына Ленино-Кокушкино авылында үзәк музей-йорт төзү. Соңрак бу авылда училище, мәдәният йорты төзиләр. Питрәчтә исә "Сельхозтехника" оешмасы, почта бүлеге, чистарту корылмалары төзү Сергей Иванович җитәкчелегендә барган.
- Питрәч бик үзгәргән, танымаслык булган. Чын шәһәргә әйләнеп бара. Әле дә хәтеремдә райондагы төзелешләр. Ә бүген менә сез шундый матур район үзәгендә яшисез, - диде ул.
Питрәч белән бәйле бер мөһим вакыйга хәтерендә саклана Сергей Ивановичның. Нәкъ безнең районнан ул партиянең XXVI съезды делегаты итеп сайлана. Ә бу чара мөһимлеге һәм колачлыгы белән аерылып торган. Съездлар сараена Леонид Ильич Брежнев җитәкчелегендәге политбюроның барлык әгъзалары җыелган. Шул съездда ул легендар кешеләр белән таныша. Алар арасында Юрий Гагарин, Герман Титов, Василий Чуйков була.
Бу чарага шулай ук Сергей Исаев белән бергә эшләгәннәр дә килгән иде. Кызганыч, аларның күбесе инде исән түгел. Ләкин Сергей Иванович аларны онытмый.
Якыннан белүчеләр аны искиткеч кеше итеп тасвирлады. Ул күпкырлы талант иясе. Беренче шигырьләрен Сергей Иванович 7-8 нче сыйныфта укыганда язып карый һәм шул вакытта үз алдына максат куя: тормышны тирәнтен өйрәнмичә, тәҗрибә җыймыйча, каләмгә тотынмаска. Флотта хезмәт иткәндә бер матросның шигырьләрен укуын күреп, нишләп мин дә язмыйм әле дигән уйлар да килә аңа. Ләкин вакыты җитмәгән булгандыр. Районнарда эшләгәндә партия куйган бурычлар алгы планга куела, иҗатка вакыт калмый. Дәүләт сәнәгать комитетында партком секретаре булып эшләгәндә иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый. Берсе артыннан берсе иҗат җимешләре дөнья күрә. Аның барлык шигырьләре дә басма машинада җыйган төпле 15 томлы китапта саклана. 4 шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарган. Ә очрашуда бишенче китабы белән таныштырды. Үз иҗатында иң көндәлек мәсьәләләрне күтәреп чыга.
Иҗади кичә дусларча, эчкерсез үтте. Болай олылап каршы алуны кунагыбыз көтмәгән дә икән. Шуңа да Сергей Ивановичның күңеле тулып, йомшарып китте.
- Монда килүемә бик шат, шундый очрашу өчен рәхмәт! Болай зурларсыз дип уйламаган идем, - диде ул.
Мәдәният йортына килгәнче, зиратка кереп чыккан. Урамда суык булуга карамастан, барлык танышларының каберләрен табып, аларга дога укыган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа