Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Дарья Дементьева Керәшен Сәрдәсе

 

Герой якташыма
Петр Михайлович Гаврилов –
Җиңелү белмәс керәшен.
Брест Крепостен саклап,
Тарихларга ул кергән.
Аның батырлыгы турында
«Брестская крепость»  киносын
Кабат-кабат карыйбыз.
Аны  искә алыр өчен,
Музеена киләбез.
Герой якташыбыз белән
Горурланып үсәбез.

Мария Максимова,
Питрәч

Кама буенда
Кешеләр мактап сөйләгәч,
Кама буена бардык.
Анда барып җиткәнче без,
Хәлсезләндек, арыдык.
Эссегә чыдар әмәл юк -
Кояш каты кыздыра,
Әйтерсең барлык кеше дә
Ялын монда уздыра.
Диңгездәге кебек дулкын,
Китереп бәрә биткә.
Ә эчәсе килгәнлектән,
Йөгерәбез кибеткә.
Аяк басарга урын юк -
Яр буе тулы халык.
Рәхәтләнеп су коендык,
Тоттык күп итеп балык.
Эшкә барасы булмаса,
Калыр идек кунача.
Камада су коенулар
Күңелләрне бик ача.

Су коена әбиләр
Җәен Мишә  буйларында
Су коена әбиләр.
Олы яшьтә булсалар да,
Шаяннар һәм гадиләр.
Яр буенда яшьләр тора,
Су салкынга, кермиләр.
Әлбәденнең әбиләре
Су салкынын сизмиләр.
Күрше Мария тутабыз
Өч тапкыр суга керә,
Йөгереп килеп, басмадан
Бар көченә сикерә.
Яшьләрдән калышмый алар,
Бик озак коеналар.
Яр буена чыгып ятып,
Кояшта кызыналар.
Җитмеш яшьтән артсалар да,
Су коена әбиләр,
Рәхәтләнеп коеныгыз -
Озак яшәрсез,  диләр.

Мәтрүшкә чәе
Гаилә белән ел саен
Мәтрүшкәгә барабыз.
Кочак–кочак мәтрүшкәне
Бик тиз җыеп алабыз.
Урманның тау битләреннән
Тау астына төшәбез
Төркем–төркем мәтрүшкәне
Кайчы белән кисәбез.
Мәтрүшкә чәен эчәргә
Мин үзем дә яратам.
Җыйган мәтрүшкәләремне
Күчтәнәчкә таратам.
Файдалы, диеп әйтәләр,
Мәтрүшкәнең чәйләрен.
Кышлыкка сез әзерләгез
Мәтрүшкәне җәйләрен.

Рәшидә Фәхриева,
Татар Казысы

Авылым, авылкаем
Сагышларым таралсын дип,
Кердем сары басуга.
Сагынуларым, сагышларым,
Таралды шул басуда.
И, авылым, авылкаем,
Төшләремә керәсең.
Төшләремә керәсең дә,
Үзәгемне өзәсең.
И, авылым, авылкаем,
Кырларың, тугайларың.
Чит җирләрдән сагынып кайта,
Кызларың, улкайларың.
Җәелеп ята сары келәм,
Авылым кырларында.
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Җиһанны күмеп моңга.
Тракторлар гөрелтесе,
Җәелә киң кырларга.
Уңган-булган халкым эшли,
Яши туган авылымда.

Истән чыкмый ул чаклар
Әй, авылым, авылкаем,
Синдә туып-үстем мин.
Тәмле Атау чишмәсенең,
Суын эчеп үстем мин.
Моңлы тургайның җырларын,
Тыңлап үстем кырыңда.
Яшьлегемнең моңлы сазы,
Чагыла яшьлек җырымда.
Бала чагым, гүзәл чагым,
Кабатланмый үткән чак.
Һич тә исләремнән чыкмый,
Бәбкәләр саклаган чак.
Шаярып, уйнап-көлеп,
Болыныңда йөгердем,
Мәктәп яшенә җиткәч,
Мәктәбеңә дә йөрдем.
Бала чакның үз тарихы,
Үзенчә язылган ул.
Ул чак бер дә истән чыкмый,
Күңелгә уелган шул.

Кайтам әле, кайтам авылыма...
Кайтам әле, кайтам авылыма,
Сагындырды чишмә буйлары.
Сагындырды тирәкләргә кунып,
Моңлы итеп кошлар сайравы.
Кайтам әле, кайтам авылыма,
Сагындырды күрше-тирәләр.
Сагындырды бергә кич утырып,
Бәйләү бәйләгән кичләр.
Кайтам әле, кайтам авылыма,
Кайтам әле очып, җилпенеп.
Сагындырды уйнап, үскән дуслар,
Эшләп йөргән чаклар гөр килеп.

Кайтам әле, кайтам авылыма,
Сагындырды Мишә буйлары.
Сагындырды Мишә юлларында,
Сыер савып йөргән елларым.
Сагындырды Мишә болынында,
Печән чапкан, җыйган чакларым.
Җиләк җыеп, гөмбә кыздырып,
Күңел ачып йөргән ул чаклар.
Кайтам әле, кайтам авылыма,
Бик сагындым, дуслар, туганнар.
Сагындырды, бик тә сагындырды,
Күңелемә якын булганнар.

Кайттым урап чишмә буйларын
Авылымнан читтә булсалар да,
Әтнәмәт, Очык, Төбәк чишмәсе.
Суы тәмле, шифалы булганга,
Күңелләргә якын һәммәсе.
Авылдашлар һәрчак тәрбияләп,
Карап тора барлык чишмәне.
Бизәкләп ясап куйганнар,
Матурлыгына исең китмәле.
Челтерәп аккан чишмә тавышын,
Тыңлап тордым, эчтем суларын.
Җанга рәхәтлек, күңелгә тынычлык алып,
Кайттым урап чишмә буйларын.

Саулык кирәк яшәргә
Рәхмәтлемен газиз Ходаема,
Булган өчен минем саулыгым.
Кызыкмыймын дөнья байлыгына,
Саулык минем иң зур байлыгым.
Сау-сәламәт булсаң бар да була,
Саулык кирәк гөрләп яшәргә.
Саулык булса яшәве күңелле
Дус, туганнар белән янәшә.
Саулык булу үзе бик зур бәхет,
Яшәүләре хәтта күңелле.
Саулык булгач, димәк бар да була
Яшәү дәрте күтәрә күңелне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса