Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәле авылында «Татар кызчыгы-2020» бәйгесе узды

Балалар бакчасына йөрүче 9 кыз үз талантларын күрсәтте.

Шәле авыл мәдәният йорты сәхнәсендә яшь йолдызчыклар балкыды. Алар - «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек кызлар. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр,  һәм, әлбәттә инде, боларның  барысын да татар телендә башкарды алар. Шулай ук милли ризык өчпочмак әзерләүдә үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары арасында Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да бар иде.

- Без баланың татар телен яхшы белүенә игътибар иттек. Шулай ук киемнәргә дә,  башкару сәләтенә дә, - дип билгеләп үтте ул.

Гран-прига Аида Нәҗмиева лаек булды.

- Конкурска әзерләнергә әни, тәрбиячеләр булышты. Мин бик тырыштым, - ди җиңүче.

Барлык катнашучыларга да истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бу конкурсны районның башка татар авылларында да үткәрү планлаштырыла. Ул татар телен саклауга һәм туган телне үстерүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса