Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шәле балалар бакчасы тәрбиячесе республика бәйгесендә катнашты

Ул әлеге бәйгедә икенче урынны алды.

“Яшел сигналга сәяхәт” исемле республикакүләм яшь язучылар бәйгесендә йомгак ясалды. Бу бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен әсәрләр иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Татар шигърияте һәм прозасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау темаларын популярлаштыруга багышлана.
Шәле авылының “Тургай” балалар бакчасы тәрбиячесе Газимова Лилия Габделхак кызы да әлеге бәйгедә катнашты һәм " Имин була күрсен юллар” кече яшьтәге мәктәп балалары өчен поэзия" номинациясендә икенче урын алды. Ул диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса