Шәле мәдәният йортында “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт куйды
Ул Туган телләр елына багышланды
Шәле мәдәният йортында “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм бакча хезмәткәрләре “Бәхетле балачак” дип исемләнгән концерт куйды. Ул Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.
Концертта 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар җырга-моңга, биюгә осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Балаларның шулкадәр оста, матур итеп чыгыш ясаулары, үзләрен сәхнәдә иркен тотулары һәркемне таң калдырды. Аларга сокланмый мөмкин түгел иде. Алар сәхнәне бер дә буш тотмады. Иҗади номерлар бер-бер артлы алмашынып кына торды. Әлбәттә инде педагоглар, тәрбиячеләр, һәрвакыттагыча, аларның янәшәсендә булды. Сабыйлар белән беррәттән алар да сәхнәдә шаян биюләре, җырлары белән чыгыш ясадылар.
Әйтергә кирәк, ата-аналар да әлеге чарадан читтә калмады. Мәсәлән, сәхнә бизәлешендә Галиева Эльмираның хезмәтен билгеләп үтми мөмкин түгел, сәхнәне шулкадәр матур итеп бизәгән иде, шуңа да балалар сәхнәгә чыгарга ашкынып кына торды.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйларның талантларын ачу, аларга иҗади мөмкинлекләр бирү өстендә даими эшли, шуңа да мондый чараны һәр елны үткәрергә планлаштыралар алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа