Шәле мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе безгә җирле театр иҗаты турында сөйләде
«Шәле таңнары» үзешчән театры узган гасырның туксанынчы елларында ук барлыкка килә. Бу вакыт эчендә бик күп спектакльләр куелган. Артистлар да алышынган.
Иҗат коллективы гыйнвар ахырында авылдашларына Гафур Каюмовның «Һинд кызы» әсәре буенча спектакль тәкъдим итте.
- Без музыкаль комедия жанрын сайладык. Тамашачыларның кәефен күтәрергә, аларны елмаерга мәҗбүр итәргә теләдек. Өстәвенә, бу әсәр тирән мәгънәгә ия. Ул безне бөтен матурлыкны күрергә өйрәтә, - ди Зөлфия Насыйбулла кызы. - Хәзер, дөресен генә әйткәндә, театрда чыгыш ясарга теләүчеләрне табу кыен. Кешеләр буш вакытларын телевизор карап яки интернетта үткәрә, бу бик аяныч. Чөнки тере аралашуны, очрашуларны берни дә алыштыра алмый. Безнең репетицияләр һәрвакыт күңелле уза. Без еш җыелабыз, идеяләр уйлап табабыз, алар өстендә эшлибез. Спектакльне зәңгәр экран аша түгел, ә сәхнәдән каравы тамашачы өчен дә күңеллерәк, - дип саный ул.
Спектакльдә 6 артист катнаша. Алар - зоотехник Резеда Нәзирова, мәктәп хезмәткәре Рәис Шаһвәлиев, мәдәният йорты директоры Илдус Гыйбадуллин, медицина университеты студенты Инсаф Кәримов, пенсионерлар Рәисә Гайнетдинова һәм Зәйтүнә Фәттахова. Аларның күбесе җирле «Зөбәрҗәт» халык фольклор ансамбле составына керә.
- Иҗат белән шөгыльләнү миңа зур канәгатьлек китерә. Күңелләр яшәреп киткәндәй була. Ансамбльдә мин инде 4 ел җырлыйм, ә менә театр артисткасы буларак беренче тапкыр чыгыш ясадым. Бераз дулкынландым, булдыра алырмынмы дип борчылдым. Әмма барысы да килеп чыкты, үз ролемне күңелем аша үткәреп башкардым, - дип сөйли Зәйтүнә Хәким кызы.
Ул Шәле авылында туып-үскән, аннан 42 ел Казанда яшәгән. Хәзер әтисен карау өчен туган йортына кайткан.
– Миңа шәһәр ыгы-зыгысы, активлык җитми. Боларның барысын да иҗат белән тулыландырам, шулай ук спорт белән шөгыльләнәм. Мәсәлән, кышын чаңгыда йөрим, - ди Зәйтүнә Фәттахова.
«Шәле таңнары» артистлары бу спектакльне районның башка торак пунктларында да күрсәтергә планлаштыралар. Киләчәктә алар Туфан Миңнуллин пьесаларының берсе өстендә эшләргә телиләр.
Районда мәдәниятне үстерү программасы буенча 250дән артык кеше яшәгән торак пунктларда үзешчән театр коллективлары булдыру бурычы куелды, - дип ассызыклады үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Ләйсән Сәгыйрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа