«Созвездие-Йолдызлык» суперфиналының сайлап алу турына 13 питрәчле узды
Питрәчтә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Питрәч, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарыннан килгән яшь талантлар чыгыш ясады.
Ике көн дәвамында район мәдәният йортында фестивальдә катнашучылар матур иҗади номерлар күрсәттеләр. Бу вакыт эчендә жюри әгъзалары 158 чыгышны бәяләде, алар арасында җырчылар да, биючеләр дә, нәфис сүз осталары да бар иде. Залда тамашачылар юк иде, әмма турыдан-туры онлайн-трансляция алып барылды.
Питрәч районы барлыгы 58 номер тәкъдим итте, суперфиналның сайлап алу турына шуларның 13е узды. «Вокал-соло» номинациясендә кечкенәләр төркемендә Ассэль Сәлахова җиңде, икенче кечкенәләр төркемендә 3 урынны Тимур Әмиров алды, урта төркемдә 2 урынны Алинә Минһаҗева, Эльзира Яруллина, Разил Исламов бүлеште. Шул ук номинациядә зурлар төркемендә 1 урынны Роберт Миңнуллин алды, 2 урында - Фирүзә Гобәйдуллина һәм Рената Галиәхмәтова.
Хореография номинациясендә «Гретта» һәм «Пластилин»ның урта төркемнәре 1 урын яуладылар. «Вокал ансамбль» номинациясендә урта төркемдә «Фантазия» җиңде, кече төркемдә Савелий Демидович һәм Виктория Антонова 1 урынны яуладылар, ә «Ох и Ах» дуэты 2 урынны алды.
- Без «Йолдызлык»та инде биш ел катнашабыз. Чыгыш ясар алдыннан һәрчак дулкынланам, әмма сәхнәгә чыккач, барлык борчылулар да юкка чыга, - ди Савелий Демидович.
– Сәхнәгә чыгар алдыннан мин һәрвакыт текстны кабатлыйм, иң мөһиме - сүзләрне онытмаска кирәк, - дип өсти Виктория Антонова. Аларның дуэты «Перчинка» дип атала.
«Созвездие-Йолдызлык» юбилей фестивале Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа