Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Сәяр" халык ансамбле сыйфатында үзенең беренче концертын үткәрде

Керәшен Сәрдәсе авылында тантаналы зур чара оештырылды.

Өлкән буын "Чулпы" керәшен халык фольклор ансамбленә тагын бер төркем - "Сәяр" керәшен халык вокал ансамбле өстәлде!
Алар - безнең элеккеге укучыларыбыз. Нинди горурлык, мәртәбә! Димәк, халкыбыз кыйммәтләрен "Чулпы"лар дистә еллар буе юкка гына кадерләп сакламаган да, түкми-чәчми, каннарына сеңәрдәй итеп, "Сәяр"ләргә тапшырмаган! Шушы түгелме өзмичә дәвам иттерелә белгән буыннар чылбыры?!
Халкыбыз мәдәниятен саклауга, үстерүгә мәктәп, авыл мәдәният йорты, туган якны өйрәнү музее, авылдашлар hәм халык фольклор ансамбльләре үзләренең зур көчен куя.
Безнең эшне күргән, бәяләгән hәм hәрвакыт ярдәм итеп торган җитәкчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса