“Сәяр” юмор-концерт төркеме үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте
8 октябрьдә Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында "Сәяр" юмор-концерт төркеменең 5 еллыгы уңаеннан, юбилей концерты булып узды.
Аларны авыл җирлеге башлыгы Гаврилов Петр Дмитриевич, мәктәп директоры Морозов Николай Васильевич, Питрәч мәдәният бүлеге башлыгы Хикмәтуллина Айгөл Миннуровна, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Белоусова Людмила Даниловна, "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый берләшмәсенең Питрәч бүлеге җитәкчесе Наилә Таҗиева котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа