Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Талант кына түгел, тырыш хезмәт тә кирәк

Кайберәүләр шаяртып: “Яраткан эшеңә бәйрәмгә барган кебек барасың ул”, ди. Мөгаен бу турыда мәдәният хезмәткәрләре башкалардан күбрәк беләдер. Аларның эше - һәркемгә бәйрәм бүләк итү, алар үз чыгышлары белән тамашачыны көләргә дә, еларга да мәҗбүр итә. Ә бит тамашачы күңелен яулау өчен күпме хезмәт таләп ителүен алар үзләре генә белә. 25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Безнең районда бик күп талантлы артистлар, вокалчылар, хореографлар иҗат итә һәм эшли. Без аларның эшләре, уңышлары турында газета битләрендә даими язып торабыз. Менә бу юлы да сөенечле яңалык белән уртаклашырга булдык – тиздән районда “Халык” һәм “Үрнәк” исемнәрен йөртүче коллективлар күбрәк булачак. Район мәдәният йортында районның театр, вокал һәм бию ансамбльләре чыгыш ясап, әлеге исемнәрне алу өчен үзләрен яклады. Аңа “Рябинушка”, “Асылъяр” һәм “Надежда” вокал коллективлары, “Непоседы” театр студиясе, “Сәяхәт” һәм “ЮлDance” хореография коллективлары дәгъва кыла. Һәр чыгыш ясаучыны махсус республика комиссиясе бәяләде.
- Һәр ел башында без республика буенча бу исемнәрне биреп йөрибез, аларның хезмәтен югары дәрәҗәдә тану коллективлар өчен зур казаныш, һәм таләпләрне дә без, әлбәттә, тиешле дәрәҗәдә куябыз, - диде комиссия әгъзаларының берсе, композитор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Риф Гатауллин. – Без инде берничә чыгыш карадык, һәркайсының уңай якларын билгеләп үтәргә мөмкин.
“Рябинушка” репертуарның үзенчәлекле булуы белән шатландырды, аларның халык, шул исәптән, туган якка багышланган җырлары бик күп, зур булмаган авылда шундый зур коллектив булуы бик яхшы. Хәер, аларга карата искәрмәләр дә ясалды, киңәшләр дә бирелде. “Сәяхәт”нең чыгышы ошады. Балаларның әзерлеге бик яхшы, алар шактый катлаулы элементлар башкара.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Сәяхәт” – Питрәчнең иң танылган хореография коллективларының берсе, студия инде 20 ел эшли һәм күп кенә профессиональ биюче тәрбияләгән. Аның белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хәмидуллин һәм педагог-хореограф Дарья Наумова җитәкчелек итә.
- Безнең максат – иң яхшылар булу, - ди Илдар Хәмидуллин, елмаеп. – 1998 елда мин бирегә педагог-хореограф булып килдем, без биергә теләүче малайлар һәм кызлардан зур бер төркем тупладык һәм эшли башладык. Әлбәттә, барысы да калмый һәм укуны тәмамламый. Әмма безнең чыгарылыш укучылары арасында профессиональ биючеләр, хореографлар да бар. Моның өчен талант кына түгел, педагогларның да, балаларның да зур хезмәте кирәк. Хәзер бездә төрле яшьтәге кырыкка якын бала шөгыльләнә.
- Безгә бию белән шөгыльләнү бик ошый, җитәкчеләр безне һәрвакыт хуплыйлар, - диләр “Сәяхәт” катнашучылары Эльвира һәм Эльзира Гыйсмәтовалар. – Ә бездә бик кызыклы һәм үзенчәлекле, матур биюләр бар.
Илдар Хәмидуллин һәм Дарья Наумова районның тагын бер - Шигалидан “ЮлDance” бию ансамблен дә җитәклиләр. Узган ел бу коллективка биш яшь тулды, шушы вакыт эчендә ул, “Сәяхәт” кебек үк, Халыкара, республика, район конкурсларында күп тапкырлар җиңүче һәм призер булды.
Колайдан “Рябинушка” ансамбле дә ун елдан артык сәхнәдә. Коллектив профессиональ, үзешчән, әмма аның һәр катнашучысы үзен иҗаттан башка күз алдына китерә алмый.
- Әлбәттә, бездә чыгыш ясау тәҗрибәсе зур – “Каравон”, “Спас ярминкәләре”, шәһәр һәм район Сабантуйлары, - дип билгеләп үтә солистларның берсе Раиса Ибраева. – Без барыбыз да – бер гаилә. Мин үзем озак еллар Казахстанда яшәдем, Питрәчкә күптән түгел генә кайттым һәм мине бик җылы кабул иттеләр. Иҗат берләштерә.
- Без инде күп еллар чыгыш ясыйбыз, ә ансамбль яңа клуб ачылганда барлыкка килде, - дип өсти “Рябинушка” вокалисты Наталья Светикова. – Хәзер бездә тагын ике балалар ансамбле бар – “Фантазия” һәм “Карамельки”.
- Безгә хәзер тәҗрибәле профессионал остаз, нәрсәгә дә булса өйрәтергә сәләтле музыкант җитми, - дип зарлана “Рябинушка” җитәкчесе Людмила Васина. – Безнең гармунчыбыз да юк бит, барысын да күңел биреп, энтузиазм белән генә эшлибез. Шулай да, үз өстебездә эшләргә, тыңлаучыларны һәрдаим гаҗәпләндерергә һәм сөендерергә омтылабыз.
Бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган һәр иҗат берләшмәсенең казанышлары, үзенчәлекле яклары бар. Боларның барысын да комиссия бәяләде дә инде. Ә исем бирү буенча карарны ул соңрак чыгарачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса