Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тарихи ватаныбызны саклыйк

1983 елда ЮНЕСКО каршындагы халыкара совет ассамблеясе һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көнен булдыру турында карар кабул итә. Рәсми рәвештә һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 елның 18 апреленнән билгеләп үтелә башлый. Безнең районда бу өлкәдә эш барышы турында район туган якны өйрәнү музее директоры Елена Корябина белән сөйләштек.

- Бу бәйрәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклауга юнәлтүгә зур этәргеч булып тора.

- Ә безнең районда нинди тарихи һәйкәлләр сакланган һәм аларның торышы ни хәлдә?

- Иң истәлекле урыннарның берсе булып, Аркатау авылындагы Никольск чиркәве тора. Храм 1746 елда ук төзелгән. Ул артык зыян күрмәгән бик сирәк храмнарның берсе. Ул бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итә. Черемышеводагы Казан-Богородица чиркәве дә яхшы сакланган. Барокко стилендәге әлеге храм 1741 елда ук төзелгән. Аны князь Константин Кропоткин акчасына төзиләр. Бу бик истәлекле храм. 1863 елда биредә Владимир Ленинның әти-әнисе Мария Александровна Бланк һәм Илья Николаевич Ульянов никахлаша. Рус Казысындагы Благовещение чиркәве һәм Колайдагы Спасс храмы да узган гасырларның тарихи һәйкәлләре булып тора. Соңгысында җирле халык көче белән реконструкция эшләре алып барыла. Елагино авылында әкрен генә Вознесение чиркәве күтәрелеп килә. Янсуардагы агачтан төзелгән Покров чиркәве дә тарихның бер кисәге. Совет заманында ул биредә мәктәп ролен үтәгән.

- Барлыгы районда ничә тарихи һәйкәл исәпләнә?

Барлыгы 11 корылма. Дөрес, хөкүмәт тарафыннан бары эшли торганнары гына саклана. Шәле авылы мәчете 1895 елда төзелгән (манарасы 1989 елда торгызылган). Ул тарихи архитектура һәйкәлләренә карый. Ул унтугызынчы гасыр авыл мәчетләренең чын үрнәге булып тора.

Тогашево авылында урнашкан Макаров-Желтухин усадьбасы да бүген җимерек хәлдә. Ул Идел буенда бердәнбер сакланып калган крепостной театр булып тора.

Бүгенге көндә эшләп килә торган иң истәлекле урыннарның берсе - Владимир Ульяновның бабасы Александр Бланкның усадьбасы. Ул унтугызынчы гасыр үрнәге белән яңартылган. Тарихи белешмәләрдән күренгәнчә 1902 елда зур ике катлы йорт янган, ә 1917 елда флигель, калган корылмалар һәм парк янып беткән. Флигельне 1936-1939 елларда туганнары күрсәтмәләре буенча яңарталар. Ә 1986-1987 елларда ишегалды корылмалары, бакча һәм парк зонасы яңартыла.

-Бу, мөгаен, тарихи һәйкәлләрнең үз хәлендә сакланган иң яхшы үрнәгедер?

Әйе, нәкъ шулай. Районда тарихи һәйкәлләр бик күп һәм аларны яңарту өчен бик күп акча таләп ителә. Аларны я дәүләт программасы, я бизнесмен-меценатлар ярдәме генә коткарып калачак. Тик иртәгәне көтәргә ярамый, әлеге ярдәм бүген үк кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса