Алга
  • Рус Тат
  • Театр яктылыкка, нурга илтә

    Театр тамашачыны үзенең сихрилеге, серлелеге белән җәлеп итәдер, мөгаен. Аны патшалар да яраткан һәм хәзер дә яратып карыйлар. Театрга бару, димәк ниндидер бер илаһи матурлыкка кагылу, үзеңне гаҗәеп дөньяга эләккән, башка чор кешесе кебек хис итү, геройлар белән аларның кайгы-шатлыкларын кичерү дигән сүз. Хәтта кинематограф та, телевидение дә театрны алыштыра алмый. Район мәдәният йорты сәхнәсендә питрәчлеләргә берничә спектакль тәкъдим иттеләр.

    Питрәчтә театр атналыгы гөрләде. Татар Казысы, Иске Шигали, Пановка китапханәләренең иҗат коллективлары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә әкияти тамашалар тәкъдим иттеләр. Алар артыннан марафон эстафетасы Кощак авылыннан «Созвездие» һәм Питрәчтән «Непоседы» театр студияләренә күчте. Иң соңында Татар Казысыннан «Мирас» һәм район үзәгеннән «Балкыш» халык театрлары чыгыш ясады.
    Ә моңа кадәр, тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итү теләге белән илһамланган режиссерлар искитмәле пьеса эзләгән, ә аннан артистлар спектакль сүзләрен өйрәнгән. Репетицияләр геройларның образларны тирәнтен тасвирлап бирерлек итеп уйнаганчы дәвам иткән. «Балкыш» халык театры, әбиләр ролен кызлар уйнауга да карамастан, моңа бик тиз ирешкән. Спектакль Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» пьессасы буенча куелды.
    - Мин рольләрне бүлгәндә актерның холкын герой характерына туры китерергә тырыштым. Шуңа күрә аларга рольләрне башкару да җиңелрәк булды, - диде режиссер Фәнил Мисалов. Бу аның дебют спектакле.
    Тамашачыларда сәхнәдә күргәннәр соклану уятты, алар тамашаны беренче минуттан ук онытылып тыңлап-карап утырды. Бар җирдә тынлык урнашты, сәхнәдә генә тормыш кайный иде.
    - Шундый олы яшьтәге кеше ролен шулкадәр нечкә итеп уйнау гаҗәеп күренеш, - дип кичерешләре белән уртаклашты Фатыйма Вәлиева. – Аларның һәр сулышында, һәр хәрәкәтендә мин олы яшьтәге кеше чагылышын тойдым. Эш гримда, әби киемнәрендә дә түгел. Биредә зур талант сизелеп тора. Талантың булмаса, яшь кешегә карт әбиләрнең холкын, теләкләрен һәм хыялларын, алай ук яхшы итеп күрсәтеп булмас иде, - диде ул.
    Спектакль Теләче, Саба, Апас районнары тамашачыларын да әсир итте. Ул татарстанлылар арасында популярлаша бара, халык театрын республиканың башка районнарына да чакыралар.
    Халык театрының Питрәчтә барлыкка килүе узган гасырның туксанынчы елларына карый. Хәзер ул татар, ә ул вакытта рус театры булган. 1996 елда Венера Пирожкова үз гомерендә беренче тапкыр «Выходили бабки замуж» спектаклен куя - бу «Әбиләргә ни житми?» пьесасының рус телендәге версиясе.
    Флорид Бүләковның пьесасы бик популяр – ул Казанның иң зур театрларында да, иң кечкенә авыл мәдәният йортларында да куелган. Шуңа күрә кабатланмас, гадәти булмаган спектакль булдыру кыен эш. Питрәч сәхнәсенә инде күптән үсеп җиткән улының фотосурәтен күкрәгенә кыскан, куллары кылтырап торган әби – үзенең соңгы көннәрен картлар йортында үткәрүче ялгыз хатын-кыз чыкты. Пьессада бу эпизод юк, әмма спектакль нәкъ менә шуннан башланып китте. Әлеге күренеш тамашачылар күңелен тетрәндерде, һәм спектакльне алар бөтенләй башкача кабул итте.
    Театр марафоны тәмамланган көнне иҗат коллективлары режиссерлары Венера Пирожкова, Вәсимә Вәлиева һәм Фәнил Мисаловка кыйммәтле бүләк алу өчен сертификат тапшырылды. «Балкыш» халык театры спектаклен ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шулай ук Питрәч районыннан танылган артистлар һәм язучылар Айдар Хафизов, Раушания Юкачева, Ренат Әюпов, Камил Кәримов та хозурланып карады.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: