Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Туган җирем монда булу белән горурланам ”

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары район мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Төш” пьесасы буенча куелган спектакльләрен күрсәтте. Питрәчлеләр актерлар чыгышын зур кызыксыну белән шатланып күзәтте. Татар эстрадасының төрле дәрәҗәдәге йолдызлары безнең районга еш килә, ә менә театр гострольләре бик сирәк була. Шуңа күрә спектакль аншлаг җыйды, тамашадан соң артистларны халык көчле алкышларга күмде. Шатланыр һәм горурланыр өчен тагын бер сәбәп бар: спектакльдә төп рольне якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова башкара.

“Төш” спектакле премьерасы 2012 елда булды, аның режиссеры Рәшит Заһидуллин. Бу Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләренең берсе. Күренекле драматург бу спектакльне үзе берничә тапкыр карарга өлгерә. Гөлназ Нәүмәтова эшен ул бик югары бәяли: “Син моны ничек башкарып чыктың?! Йөрәгеңне сакла”, - дигән ул аңа. Әлбәттә инде, автор актрисаның бу рольне бөтен йөрәген биреп уйнавын яхшы аңлаган. Бары ике-өч сәгать вакыт эчендә шатлыктан көлгән япь-яшь кызның чарасызлыктан елаган хатынга әверелүен, ак туй күлмәгенең акрынлап иске-москы киемгә, ә яраткан иреңнең кочагы салкын җир кочагына алышынуын күрсәтү өчен чын талант һәм олы йөрәккә ия булырга кирәклеген аңлыйсың. Гөлназ Нәүмәтова нәкъ менә шундый актриса. Ул безнең районның Ленино-Кокушкино авылында туып-үскән.


- Мин гаиләдә бердәнбер бала булдым һәм әти-әнием мине, әлбәттә, бик иркәләделәр. Үз-үземне кечкенәдән артистка итеп күз алдына китерә идем, кулыма микрофонга охшаш әйбер тотам да, җыр җырлап көзге каршында бөтереләм. Иң яраткан шөгылем шул иде. Мәктәп спектакльләрендә миңа һәрвакыт төп рольләрне ышанып тапшырдылар, мин әле бик җаваплы да идем. Әни мине медик итеп күрергә хыялланды, әти чит телләр өйрәнүемне теләде, әмма минем иҗат белән шөгыльләнергә, актриса булырга теләвемә беркайчан чын-чынлап каршы тормадылар, - ди Гөлназ.
Мәдәният институтын тәмамлагач, “яшь белгеч” портфолио туплап Тинчурин театрына юнәлә. Аны труппага аласыларын белгәч, шатлыгының чиге булмый.
- Мин хәтта массовкаларда гына уйнарга да риза идем, ләкин мине шунда ук “Париж егете Әлфәнис” спектаклендә Сәвия роленә керттеләр, аннары төп рольләр дә бирә башладылар. Аларның һәркайсы миңа бик кадерле. Минем беренче ролем – “Бала баласы балдан татлы ” спектаклендә Нәфисә роле. Миңа, актерлык эшендә зур тәҗрибәсе булмаган, бер кайгысыз кызга ул вакытта йөкле хатын образы җиңел генә бирелмәде, әмма вакытлар узу белән мин бу рольне мәңгегә яраттым. Шулай ук “Төш” спектаклендә Елена роле дә җиңел булмады. Ул минем йөрәгемдә аерым бер урын алып тора, шуңа күрә мин нәкъ менә шушы спектакльне якташларыма тәкъдим итүемә бик шатмын, - ди актриса.
Тамашачыларны спектакль бик тетрәндерде, социаль челтәрләрдә аннан соң бик озак фикер алыштылар һәм яхшы бәяләмәләр калдырдылар.
- Соңгы тапкыр мин Питрәч сәхнәсендә моннан биш ел элек чыгыш ясаганмын, бүген шулай җылы кабул итәрләр дип көтмәгән дә идем. Туган җирем монда булу белән горурланам, - диде Гөлназ Нәүмәтова үзе дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X