Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тынгы белмәс җан

Бүген Венера апа башлангыч ветераннар оешмасы рәисе, "Яшь йөрәкләр" халык ансамбле әгъзасы. Күптән түгел үткән "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә "Өченче яшь хатын-кызы" номинациясендә 1 нче урын яулады.

Мөхетдинова Венера Хуҗиәхмәт кызы - үз гомерен балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе.
Венера апа безнең сыйныфның даими кунагы, аның белән элемтәдә торабыз, тәрбия сәгатьләрендә дә очрашабыз. Күптән түгел 9 нчы сыйныф укучылары үзләре үк мөгаллимә апада кунакта булды. Мәктәбебез тарихы, мөгаллимә апабыз турында истәлек-хатирәләр туплап кайттылар.
Венера апаның балалык еллары авыр чорларга туры килә. Аның Чытыда мәктәп директоры булып эшләүче әтисен 1937 нче елда кулга алганнар. Әниләре 4 бала белән ялгыз кала. Гаиләләре "халык дошманы" келәймәсе белән яши, соңыннан әтиләренең исемен аклыйлар. Булачак мөгаллимә 1943 елда 1 нче сыйныфка укырга керә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Шәле авылы мәктәбенә йөреп укый. 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Шул ук елны Питрәч мәгариф бүлеге аны Шәле авылының кичке мәктәбендә яшьләрне укытырга билгели. Өлкән пионервожатый вазифаларын да бик теләп башкара. Педагогик хезмәтен Әлбәден, Күн авылларында дәвам итә. 1958 - 1986 елның 9 нчы сентябренә кадәр Күн урта мәктәбендә. Педагогик эш дәверендә Венера апа Мөхетдинова өлкән пионервожатый, немец теле һәм татар теле укытучысы, 7 ел партоешма секретаре булып та эшли.
Укучылары арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Моңарда Венера апаның тырышлыгы бушка китмәгән. Укучыларының уңышлары - ул күпьеллык хезмәте җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавына ветеран укытучы һич үкенми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса