Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Вадим Молёлев: «Бу фестиваль бөтен яктан да матур»

Питрәч районы вәкиле «Наше время» - «Безнең заман» фестивалендә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Питрәч районыннан «Сезам» бию коллективы «Наше время» - «Безнең заман» фестиваленең «Хореография» номинациясендә 1 урынны алды. Биючеләрнең берсе Вадим Молёлев конкурстан алган тәэсирләре белән уртаклашты. 

Фестивальдә алар инде өченче ел рәттән катнашалар һәм һәр тапкыр җиңүче булалар. Соңгы ике елда аларны шулай ук «Пирамида»да уза торган гала-концертка чакырдылар. Монда иң якты номерлар белән генә чыгыш ясыйлар.

Быел без «Заманхо» чечен биюен башкардык. Кавказ биюләрендә безне ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәт җәлеп итә. Биюдә егетләр үз көчен һәм ышанычын күрсәтә, кызлар исә юашлык һәм йомшаклык сыйфатларын. Бөтен бию контактсыз бара - парлар бер-берсенә кагылмыйлар. Бу фестиваль бөтен яктан матур. Республика ягыннан да зур игътибар күрсәтелә. Без, катнашучылар, бу чараны ел саен түземсезлек белән көтәбез, - дип уртаклашты Вадим Молёлев. 

Питрәч коллективы өчен биюне танылган хореограф Җәвадбәков Сираж Заһид улы куйды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса