Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңартылган «Батыр» кинотеатры кабат үзенең тамашачыларын көтә

Сеанслар шушы көннәрдә старт ала.

Питрәчтә «Батыр» кинотеатрында капиталь ремонт тәмамланды. Аны тантаналы рәвештә бәйрәм программасы белән ачтылар. Ветераннарны, хәзерге мәдәният хезмәткәрләрен һәм реконструкциягә катнашы булган барлык кешеләрне бүләкләү булды. Кунаклар алдында «Селяне» җыр ансамбле һәм «Пластилин» хореография студиясе чыгыш ясады.

Ремонттан соң бинада күпкә уңайлырак. Яңа бәдрәф бүлмәләре, зур гардероб барлыкка килде. Залда стеналар алыштырылган һәм буялган. Моңа кадәр җылылык системасы дөрес эшләмәгән, залда эссе, ә фойеда салкын булган. Хәзер биредә андый проблема юк. Эшчеләр барлык коммуникацияләрне дә яңарттылар: җылылык, су белән тәэмин итү, канализация. Шулай ук түбәне алыштырдылар.

Безнең кинотеатр яхышарганнан яхшыра. Минемчә, аның киләчәге искиткеч булачак. Шәп ремонт ясалды, тиздән яңа фильмнар күрсәтә башлаячакбыз, - дип билгеләп үтте мөдир Ирина Роднова.

Кино күрсәтүне 30 декабрьдән башларга планлаштыралар. Яңа ел фильмнары һәм мультфильмнар көтелә. Хәзер расписание әзерләнә.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса