Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яхшы традицияләр - киләчәк нигезе

Питрәч районында инде традициягә әйләнгән «Питрәч! Укы!» китапханә фестивале үтте. Бу бәйрәмгә килгән һәркемне зур театраль тамаша, конкурслар һәм бик күп бүләкләр көтә иде.

Китапханәчеләрнең бу көне бик бай һәм эчтәлекле булды, иртәдән үк район мәдәният йортында зона семинары узды. Теләче, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнары китапханә хезмәткәрләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алар балалар белән эшләү методлары һәм системалары турында сөйләштеләр. Алда китапханәчеләрне кызыклы программа – «Татарстанның энҗе бөртеге: Питрәч районы» туристик маршруты буенча сәяхәт көтә иде. Семинарда катнашучылар Әлбәден авылында Петр Гаврилов музеенда булдылар, «Әлбәден» хәрби уеннары» проекты белән таныштылар, Керәшен-Сәрдәсе туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Ә кич белән фестивальнең бәйрәм программасы башланды.
- Ике ел элек «Питрәч! Укы» дип аталган китапханә фестивале китапханәдән читкә чыкты һәм белем бирү программаларын үткәрү өчен нигез булып хезмәт итә башлады. Әлеге чараны мондый форматта үткәрү безнең район халкына бик ошады. Быел без ТР Хөкүмәте грантын алдык, фестивальдә катнашучы иң яхшы иҗат коллективларына ярдәм итәбез һәм китапханә фестивале безнең проектны тормышка ашыруның соңгы өлеше. Без конкурсларга йомгак ясадык һәм җиңүчеләрне бүләкләдек. Моннан тыш, алынган грантка без китапханә өчен җиһазлар сатып алдык, барлык оештыру мәсьәләләрен хәл иттек һәм китапханә фестивале әле бик озак яшәр дип өметләнәбез, - дип уртаклашты безнең белән район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Земфира Әхмәтшина.
Район китапханәләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Китаплар буенча башваткыч», «Аквагрим», «Онлайн конкурс», «Осталар ярминкәсе», «Китаплар буенча персонажлар» «Әдәби киштә», “Китап парковкасы” кызыклы интерактив мәйданчыклар әзерләде, хореография коллективлары һәм җырчылар башкаруында музыкаль номерлар әзерләгәннәр иде. Китап һәм журнал сөючеләр өчен инде традициягә әйләнгән бик яхшы сайлап алынган китаплар белән буккроссинг эшләде.
Кунаклар һәм катнашучылар бик теләп фестивальдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
- Балаларга бик кызык булды, алар барлык мәйданчыкларны да йөреп чыкты, күбрәк фишкалар җыярга тырышты, чөнки аларны бүләкләргә алыштырып була иде. Аларга бигрәк тә әкияти костюмнарны киеп карау һәм кроссвордлар чишү ошады, - дип сөйләде фестивальдә катнашучы Светлана Махалова.
- Фестивальдә ел саен катнашабыз һәм безгә бик ошый, - дип билгеләп үтте Лариса Никифорова.
Район үзәк китапханәсенең иң актив укучылары призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ: http://pestrecy-rt.ru/photo/pitrch-uky-munitsipalara-kitapkhan-festivale

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса