Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ямьле Сабантуй бәйрәме һәркемгә шатлык өләшә

    Һәркемнең яраткан милли бәйрәме - Сабан туе - иртәгә, 6 июньдә Питрәчтә наратлыкта үтәчәк.

    Бәйрәм иртәнге сәгать 10да авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре, район мәктәпләре коллективлары, спортчылар парады белән башлана.

    Бәйрәмгә килүчеләрне язгы кыр эшләренә багышланган "Чәчү вакыты", Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Сезгә Җиңү өчен рәхмәт", Питрәч муниципаль районының 85 еллыгына багышланган "Питрәч - безнең туган як" сәхнәләштерелгән тамаша көтә.

    10 сәгать 40 минуттан 11 сәгать 40 минутка кадәр ветераннарны хөрмәтләү һәм 2015 елгы язгы кыр эшләренә һәм 2014 елгы терлекчелек эшләренә нәтиҗә ясалачак.

    12 сәгатьтә милли спорт ярышлары башлана: милли көрәш, армреслинг, аркан тарту, гер һәм штанга күтәрү, волейбол, велосипедта узышлар, җиңел атлетика. Сабантуй кунаклары халык уеннарында катнаша ала: капчык сугыш, баганага менү, көянтә-чиләк белән йөгерү, чүлмәк ватыш, капчык киеп йөгерү, таяклар белән тартышу һәм башкалар. Иң яшь кунакларны балалар аттракционнары, батутлар көтә.

    Барлык җыелганнарны районның үзешчән коллективлары күңелле чыгышлары белән сөендерәчәк.

    Спорт ярышлары белән беррәттән иң мавыктыргыч чара - ат чабышлары узачак.

    Сабантуй батырларын тантаналы бүләкләү 15 сәгать 30 минутта.

    16 сәгатьтә бәйрәм тантаналы рәвештә ябылачак.

    Бәйрәм дәвамында сәүдә нокталары эшләячәк. Халыкка милли ризыклар, бүләкләр, уенчыклар, сувенирлар тәкъдим ителәчәк.

    Кунакчыл районыбыз барлык теләүчеләрне милли бәйрәмебезгә чакыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: