Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Ярты гасыр бәйрәм бүләк итәбез”

Чыты авылы мәдәният йорты 50 еллыгын билгеләп үтте. “Юбиляр”ны котларга авыл халкы, район хакимиятеннән кунаклар килде, шулай ук инде күптәннән авылдан киткән, әмма тормышлары авыл мәдәният йорты белән бәйле булган кешеләр дә кунакка кайтты.

Мәдәният йорты – авылның йөрәге, йөзек кашы, анда авыл халкының тормышы чагыла, ул нәкъ тере организм кебек яши, шатлык та, кайгылар да кичерә. Һәркайсыбыз кебек ул тормыш алып бара ул: югарыга да күтәрелгән, түбән төшкән чаклары да була, яхшы һәм начар вакытлар да булмый калмый. Әлеге учреждениенең тарихыда шулай язылган. Биредә җитәкчеләр, коллективлар, иҗат студияләре алмашынган, әмма дулкынландыргыч, җылы мохит кенә үзгәрешсез калган, монда да мәдәният учагы кабынганнан бирле иҗат рухы хөкем сөрә. Мәдәният йортын кем генә җитәкләмәсен, төрле бәйрәм чараларын һәм концертларын кем генә оештырмасын, монда тамашачыларны һәрвакыт шатланып каршы алалар. Юбилей көнендә дә кунакларны җыр белән, чәк-чәк белән каршы алдылар. Бәйрәм концертын “авылның беренче егетләре” ачты. Гармунчыларга авылларда элек-электән шулай хөрмәт белән караганнар. Авылда бер генә туй да, армиягә озату да яисә урамда кич утырулар алардан башка узмаган. Чыты гармунчылары Дамир Шәйхетдинов һәм Мәхмүт Гәрәев бүген дә мактаулы гармунчылар. Алар белән бергә Пимәр авылыннан яшь гармунчы Ралис Галәвиев тә чыгыш ясады.
Юбилейга элек монда эшләгән, клуб чараларында актив катнашкан барлык кешеләрне дә чакырганнар.
- Мин мондый күркәм юбилей чорында эшләвем белән бәхетлемен. Без ярты гасыр дәвамында авыл халкына бәйрәмнәр бүләк итәбез. Концертка әзерләнә башлаганчы, авылдашлар белән сөйләштем. Бәйрәм итү идеясын барысы да хуплады. 50 ел эчендә монда 28 кеше эшләргә өлгергән, шуларның 24е исән-саулар, күбесе бәйрәмгә килде, - дип билгеләп үтте авыл мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов.
Монда эшләгән барлык кешеләр белемле булуларыннан тыш, бик талантлы да, алар креатив фикер йөртә, матурлыкны тоя белә. Алар бүген дә бу бәйрәмне үз бәйрәмнәре дип саный.
Чыты авылында яшәүчеләр өчен клуб һәрвакыт мәдәният үзәге булып торган. Ул ачылганнан бирле монда кино күрсәткәннәр, бәйрәмнәр үткәргәннәр, ансамбльләр һәм түгәрәкләр оештырганнар, китапханә эшләгән. Үзешчән сәнгатьтә төрле яшьтәге кешеләр катнашкан. Авылның яшь хезмәтчәннәре эштән соң клубка репетицияләргә җыелган, спектакльләр куйганнар, балалар өчен дә искиткеч бәйрәм чаралары оештырганнар, конкурсларда призлы урыннар алганнар.
- Безнең вакытта барысы да башкача иде, без мондый шартлар турында хыяллана гына идек, - дип сөйләде безгә Миннегөл Сәлахетдинова. Ул кырык елдан артык авылның мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган. Хезмәт юлын тора-бара авыл китапханәсенә әверелгән китап уку залы урнашкан йортта (изба-читальня) башлаган.
- Кадерле авылдашларым, телевизор каршында утырмагыз, клубка килегез, бер-берегез белән аралашыгыз, төрле чараларда катнашыгыз, - дип мөрәҗәгать итте ул сәхнәдән залдагыларга.
- Мин клубны ничек салуларын хәтерлим. Бу безнең авыл өчен бик зур вакыйга булды. Мин ул вакытта армиядән кайткан гына идем әле. Колхоз рәисе булып Гыйният абый Мөхәммәтҗанов эшли иде, әлбәттә, бу аның тырышлыгы, Бари абый Закиров та төзелешкә зур өлеш кертте, бригадир Хасыйм абый Хәсәнов иде. Беренче клуб мөдире Әгерҗе районыннан килгән кыз иде. Әмма ул бик тиздән кияүгә чыкты һәм авылдан китте. 1970 елда мине клуб мөдире итеп билгеләделәр һәм Алабугага мәдәни-агарту училищесына укырга җибәрделәр. Мин укуда булганда яңа клубыбыз янды. Әмма без аны тулысынча торгыздык, - дип сөйләде чытылы Гаялетдин Бәдретдинов.
Сүз уңаеннан, Чыты авылы мәдәният йорты һәрвакыт яхшы халәттә булган, илле ел эчендә анда дүрт тапкыр ремонт үткәрелгән. Соңгы капиталь ремонт күптән түгел генә ясалган. Бер ел элек биредә төзүчеләр фасадны ремонтладылар, инженерлык челтәрләре: җылылык, су белән тәэмин итү системасын, канализацияне төзекләндерделәр, электромонтаж һәм бизәү эшләре үткәрделәр, тәрәзә һәм ишек блокларын алыштырдылар. Моннан тыш, йомшак урындыкларны һәм сәхнә киемнәрен яңарттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса